«Гаилә белән зур ял көннәре» проекты кысаларында үзмәшгульләрдән ярминкәдә катнашуга гаризалар кабул ителә

2024 елның 28 мае, сишәмбе

1 июньдә, Балаларны яклау көнендә, Иске Татар бистәсендә үзмәшгульләр өчен янә товарлар сату ярминкәсе узачак. Республика һөнәрчеләре продукциясен урнаштыру өчен бушлай җиһазландырылган сәүдә урыннарын Татарстан Икътисад министрлыгы «Кече һәм урта эшкуарлык» илкүләм проекты кысаларында бирәчәк.

Бөтен республикадан килгән үзмәшгульләр ярминкә кунакларына татлы бәйрәм бүләкләре, шоколад, бизәнү әйберләре, шәмнәр һәм милли колоритлы киемнәр, көндәлекләр, открыткалар һәм башка күп нәрсәләр тәкъдим итәчәк.

Ярминкә мәйданчыгында бизәнү әйберләре ясау, шоперлар рәсеме ясау, брелоклар һәм фоторамкалар ясау буенча гаилә мастер-класслары, балалар һәм өлкәннәр өчен конкурслар һәм призлар белән бәйрәм программасы эшләячәк. 

Үзмәшгульләр өчен ярминкәдә катнашу бушлай. Анда Татарстан Республикасы территориясендә эшчәнлек алып баручы үзмәшгульләр катнаша ала.

Ярминкәдә катнашу өчен гаризаны МСП.РФ цифрлы платформасында  https://мсп.рф/ калдырырга мөмкин. Хезмәт «Минем бизнес» үзәге үткәргән күргәзмә-ярминкә чараларында катнашуны финанслау» дип атала.

Татарстан Республикасында үзмәшгульләргә ярдәм Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы тарафыннан Россия Президенты инициативасы белән оештырылган «Кече һәм урта эшкуарлык» илкүләм проекты кысаларында гамәлгә ашырыла.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International