Гражданлык җәмгыятен үстерүгә Татарстан Республикасы Рәисе грантларын бирү конкурсына гаризалар кабул ителә башлады

2024 елның 20 мае, дүшәмбе

Конкурсның максаты – гражданлык җәмгыятен үстерүдә катнашучы социаль юнәлешле коммерцияле булмаган оешмаларга дәүләт ярдәмен тәэмин итү. Конкурсны оештыручы булып «Социаль юнәлешле коммерцияле булмаган оешмаларга ярдәм итү буенча Республика ресурс үзәге» автоном коммерцияле булмаган оешмасы тора.

Гаризалар 2024 елның 20 маеннан 3 июленә кадәр 21 юнәлеш буенча кабул ителә. Алар арасында – социаль хезмәт күрсәтү, гражданнарга социаль ярдәм күрсәтү һәм яклау; гаиләгә, аналыкка, аталыкка һәм балачакка ярдәм итү; тарихи хәтерне саклау; мәдәният һәм сәнгать өлкәсендәге проектларга ярдәм итү һәм башкалар.

Моннан тыш, татар милли мәдәниятен үстерү һәм традицияләрне саклау юнәлеше буенча конкурста Россия Федерациясенең башка субъектларыннан коммерцияле булмаган оешмалар да катнаша алачак.

Җиңүчеләрне экспертлар берләшмәсе эш йомгаклары буенча Республика конкурс комиссиясе билгеләячәк. Татарстан СЮ КО бирелә торган грантларның гомуми күләме 159 миллион сумнан артык тәшкил итәчәк.

Катнашу шартлары һәм үткәрү тәртибе турында тулырак мәгълүмат белән әлеге сылтама буенча танышырга мөмкин: https://грантытатарстана.рф/contests/14

Конкурска гаризалар әзерләү мәсьәләләре буенча коммерциясез оешмалар коммерциясез оешмаларны түләүсез нигездә укыту, аларга консалтинг ярдәме күрсәтү һәм алар белән эшләүче муниципальара ресурс үзәкләренә мөрәҗәгать итә ала: https://nkort.ru/resource-centers/

Социаль проектлау, фандрайзинг, грантрайтинг буенча методик материаллар: https://vk.com/cissrt һәм https://t.me/nko_sp

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International