2024 елның 1 кварталында Татарстан эшкуарларыннан дәүләт компанияләренә сатып алу 95 млрд сумга җиткән

2024 елның 15 мае, чәршәмбе

2024 елның I кварталында дәүләт компанияләре КУЭ тәэминатчыларыннан 223-ФЗ кысаларында 1,6 трлн сумнан артык сатып алган. Кече һәм урта бизнестан сатып алуларга мәҗбүри квотаны үтәүне контрольдә тотучы КУЭ корпорациясе мәгълүматлары буенча, сатып алуларның гомуми суммасының иң зур үсешен Мәскәү һәм Татарстан Республикасы эшкуарлары күрсәткән – 243,3 млрд һәм 94,5 млрд сум.  

Кече һәм урта бизнестан эре дәүләт компанияләренә сатып алу күләме Россия Президенты  Владимир Путин инициативасы белән оештырылган «Кече һәм урта эшкуарлык» илкүләм проектының бер күрсәткече булып тора, аны РФ Хөкүмәте Рәисе урынбасары Александр Новак алып бара. 2024 елда аларның планлаштырылган күләме 7,2 трлн сум тәшкил итәргә тиеш. 

«Кече һәм урта бизнес 223-ФЗ буенча сатып алу процедуралары кысаларында дәүләт катнашындагы компанияләр өчен үзен ышанычлы партнер итеп күрсәтте. Бу 2023 елның беренче кварталы белән чагыштырганда КУЭдан сатып алулар күләменең 84 млрд сумга артуын раслый. 1,6 трлн сумнан артык керем эшкуарларга әйләнештәге акчаларның тотрыклы агымын алырга мөмкинлек бирә, аларны шул исәптән компанияләрне үстерүгә дә юнәлтергә мөмкин», – дип аңлатма бирде Россия икътисадый үсеш министры Максим Решетников.  

Кече һәм урта бизнестан сатып алуларга мәҗбүри квотаны үтәүне контрольдә тотучы КУЭ корпорациясе мәгълүматлары буенча, сатып алуларның гомуми суммасының иң зур үсешен Мәскәү, Татарстан Республикасы һәм Свердловск өлкәсе эшкуарлары күрсәткән (тиешенчә – 243,3 млрд, 94,5 млрд һәм 54,4 млрд сум).  

«Квартал нәтиҗәләре буенча 223-ФЗ кысаларында 10 меңнән артык эре заказчы һәм 89,5 меңгә якын КУЭ тәминатчы арасында килешү төзелгән. Шул ук вакытта сатып алуларда катнашучылар арасында кече һәм урта бизнес вәкилләре саны бер ел эчендә 20% ка арткан», –  дип билгеләп үтте КУЭ корпорациясе башлыгы Александр Исаевич.

Килешүләр санының иң зур арту күрсәткече ел башыннан финанс арадашчылыгы һәм иминият хезмәтләре белән бәйле ярдәмче хезмәтләргә (48 тапкырдан артык үсеш), химик матдәләр һәм продуктларга (җиде тапкырга диярлек), ПТ һәм аны эшләү буенча хезмәтләргә, IT-өлкәдә консультация һәм охшаш хезмәтләргә (дүрт тапкырдан артык үсеш) туры килә.   

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International