Татарстанда бизнестан «социаль предприятие» статусын алуга гаризалар кабул итәләр

2024 елның 13 мае, дүшәмбе

РФ Икътисадый үсеш министрлыгы мәгълүматлары буенча, 2024 елның гыйнварына Россиядә 11 меңгә якын социаль предприятие теркәлгән. Аларның 188е Татарстан Республикасында эшчәнлек алып бара. «Социаль предприятие» статусы дәүләт ярдәме программалары комплексы белән, шул исәптән грантлар рәвешендә дә үрелеп бара. 

Хәзер Татарстан Республикасының «Минем бизнес» үзәге «социаль предприятие» статусына гаризалар кабул итә. Әлеге статусны, нигездә, социаль яктан зәгыйфь категориядәге гражданнар эшкә урнаштырылган эшкуарлар, яисә мондый эшкуарлар мондый гражданнар җитештергән товарларны (эшләр, хезмәтләр) сата, яисә мондый гражданнар өчен товарлар (эшләр, хезмәтләр) сата торган эшкуарлар, шулай ук җәмгыятькә файдалы эшчәнлек белән шөгыльләнүчеләр, бигрәк тә балаларның ялын, сәламәтләнүен һәм үсешен тәэмин итүчеләр, мәдәни-агарту эшчәнлеге белән шөгыльләнүчеләр һәм башкалар  ала ала.

«Социаль предприятие» статусы «Кече һәм урта эшкуарлык» илкүләм проекты кысаларында гамәлгә ашырыла торган ярдәм чаралары комплексына керү мөмкинлеген бирә: субсидияләр һәм грантлар, ташламалы финанслау, махсуслаштырылган белем бирү программалары, милек ярдәме, шул исәптән дәүләт һәм муниципаль милекне ташламалы шартларда арендалау. 

Мәсәлән, социаль бизнес бизнесны үстерүгә 500 мең сумга кадәр (арктик зона өчен 1 млн сумга кадәр) грант һәм еллык 4,5% белән 5 млн сумга кадәр ташламалы финанс ярдәме ала ала.

Социаль эшкуар статусын ел саен расларга кирәк. 

 МСП.РФ цифрлы платформасында «социаль предприятие» статусын алуга гариза бирергә һәм шартлар белән танышырга мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International