ТР Премьер-министры урынбасары - ТР икътисад министры Түбән Кама шәһәрендә Җиңү көнен бәйрәм итүдә катнашты

2024 елның 9 мае, пәнҗешәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов Түбән Камада Җиңү көнен бәйрәм итүдә катнашты. ТР Икътисад министрлыгы башлыгы Татарстан Республикасы Рәисе исеменнән Түбән Кама ветераннарын һәм халкын Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 79 еллыгы белән котлады.

«Тарихи дата – 1945 елның 9 маенннан безне 79 ел аерып тора, 1418 көнлек гаять зур сынаулардан соң, халкыбызның тиңдәшсез батырлыгы, фашист Германиясен Җиңү уңаеннан салют бирелде. Җиңү кыйммәткә төште. Бөек Ватан сугышы кагылмаган гаилә юк, аның турында истәлек безнең һәрберебезгә кадерле. Бөтен халыкның ныклы ихтыяры һәм бердәмлеге, фронтовикларның һәм тыл хезмәтчәннәренең ныклыгы, аларның фидакарьлеге ярдәмендә Ватаныбызның азатлыгын һәм бәйсезлеген яклау, бөтен кешелекне фашист җәбереннән азат итү мөмкин булды. Бүген дә татарстанлылар махсус хәрби операция барышында безнең дәүләт мәнфәгатьләрен, аның иминлеген һәм суверенитетын яклыйлар, сугыш кырларында батырлык күрсәтеп, хәрби бурычларын намус белән үтиләр, кайвакыт үз тормышлары бәрабәренә дә. Бу бәйрәмдә без сугышта һәлак булганнарның якты истәлеге алдында башыбызны түбән иеп, хәзерге вакытта исән булганнарга һәм шул коточкыч сугыш шаһитларына хөрмәт күрсәтәбез. Сезгә чын күңелдән рәхмәт сүзләре, кадерле ветераннар, без сезнең белән горурланабыз һәм сокланабыз!» – диде ул.

Түбән Камада, традиция буенча, 9 май уңаеннан төп тантаналар Җиңү монументы янында узды. Иртәнге сәгать унда Җиңү мәйданында «Тормыш хакына җиңү» дигән бәйрәм тематик прологы башланды, анда катнашучылар сугыш елларында совет халкының көче һәм батырлыгы турында сөйләделәр. Бәйрәм тантаналы митинг белән дәвам итте.

Шуннан соң җыелган кешеләр сугыш елларында һәлак булган 27 миллион кешене һәм Җиңү көненә кадәр вафат булган ветераннарны бер минут тынлык һәм өч тапкыр сугыш коралы залпы белән искә алдылар. Җиңү монументы итәгенә, тыл хезмәтчәннәре һәм сугыш балалары һәйкәленә чәчәкләр салдылар.

Бәйрәмнең иң якты өлеше – Җиңү парады Идел буе федераль округының Советлар Союзы Герое Гани Сафиуллин исемендәге Татарстан кадет корпусы барабанчыларының чыгышлары һәм хәрбиләштерелгән парад белән тәкъдим ителде. Парадта барлыгы 700 кеше катнашты. Тантаналы өлеш «Бәхетле балачак» массакүләм вокаль-хореографик постановкасы белән тәмамланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International