Татарстанда беренче тапкыр бизнес ташламалы ислам финанс продуктыннан файдаланды

2024 елның 8 мае, чәршәмбе

Партнерлык (ислам) финанслары буенча эксперимент кысаларында Татарстанда «Мурабах-2024» ташламалы продуктын эшләтеп җибәрделәр. Продукт Россия ислам институты һәм ТР Икътисад министрлыгы ярдәме белән ТР Эшкуарлыкка ярдәм фонды белән берлектә эшләнгән.

Ташламалы продукт Татарстан Республикасы мөселманнарының Диния нәзарәтенең Голамәләр шурасы тарафыннан хупланды һәм ислам нормаларына туры килә. Ул 7 майдан бирле кулланыла.  

Татарстан Республикасы Эшкуарлыкка ярдәм фондының «Мурабах-2024» программасы буенча ислам нормаларына туры килгән беренче ярдәмне сәнәгать паркы территориясендә төзелешне гамәлгә ашыру өчен кирәкле металл конструкцияләр сатып алу максаты белән Арча шәһәреннән эшкуар алды. Ташламалы ярдәм суммасы 36 айга 3 млн сум тәшкил итә.

Продукт кече һәм урта эшкуарлык субъектларына 36 айга кадәр срокка 300 мең сумнан 3 млн сумга кадәр эшкуарлык эшчәнлеген гамәлгә ашыру өчен әйләнешле акчаларны (хезмәтләрдән тыш) тулыландыру мөмкинлеген күздә тота. Шул ук вакытта продуктның бәясе эшкуар эшчәнлегенең тармак юнәлешенә бәйле.

Моннан тыш, килешү кысаларында мөрәҗәгать итүче ТР Гарантия фондының «Даман» бизнес өчен махсус гарантияле сертификатланган партнерлык (ислам) продуктыннан да файдаланды.

Продуктка заявка бирү һәм консультация алу өчен «Кече һәм урта эшкуарлык» илкүләм проекты кысаларында үз эшчәнлеген гамәлгә ашыручы зат «Минем бизнес» үзәгенә  (843)524-90-90-90 телефоны буенча шалтыратырга мөмкин.

2023 елның сентябреннән Татарстан партнерлык (ислам) финанслары буенча экспериментка кушылды. Ике еллык эксперимент шулай ук Чечня, Башкортстан һәм Дагыстанда да уза. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International