Россия венчур форумы кысаларында Интеллектуаль милек базарының мөмкинлекләре һәм перспективалары турында фикер алыштылар

2024 елның 25 апреле, пәнҗешәмбе

2024 елның 25 апрелендә «Казан Экспо» ХКҮ Россия венчур форумы кысаларында «Интеллектуаль милек базары: мөмкинлекләр һәм перспективалар» түгәрәк өстәле узды.

Чарада Россиядә интеллектуаль милек базарының хәзерге хәле, интеллектуаль милек өлкәсендәге инструментлар һәм платформалар, интеллектуаль милек өлкәсендәге законнарны һәм норматив базаны камилләштерү юнәлешләре турында фикер алыштылар.

Түгәрәк өстәл инвестицион һәм инновацион эшчәнлекне активлаштыру, шулай ук интеллектуаль милек базарын үстерү өчен уңай шартлар тудыру буенча чаралар комплексын актуальләштерүгә юнәлдерелгән иде.

Чараны Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы, «Татарстан Республикасы фәнни-техник мәгълүмат үзәге» ДАУ, Интеллектуаль милекне үстерү фонды (Санкт-Петербург шәһәре), Россия венчур инвестицияләү ассоциациясе (Санкт-Петербург шәһәре) оештырды.

Түгәрәк өстәлдә катнаштылар:

Роспатент каршындагы Иҗтимагый совет рәисе, «Транстехнология» ҖЧҖ патент вәкилләре компаниясе генераль директоры, Россия Федерациясенең 484 нче патент ышанычлысы, «Опора России» гомумроссия кече һәм урта эшкуарлык оешмасы вице-президенты – Наталья Золотых;

ФинТех практикасы җитәкчесе, интеллектуаль милек юнәлеше җитәкчесе, O2 Consulting (О2 Консалтинг) –  Дарья Носова;

«Иннополис университеты» ЮБ АКО» технологияләр трансферы тармак-ара үзәге җитәкчесе – Марина Абдрахманова;

Татарстан Республикасы сәнәгать кластеры идарәсе рәисе, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары киңәшчесе – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры, эшлекле иадрә итү докторы, э.ф.к. – Сергей Майоров;

«ТР Фәнни-тикшеренү институты» ДАУ директоры киңәшчесе, А.Н.Туполев исемендәге Казан милли тикшеренү техник университеты – КАИ доценты, т.ф.к., доцент – Радий Сәлимов.

Чараның модераторы булып «ТР Фәнни-тикшеренү институты» ДАУ директоры Арсен Савва чыгыш ясады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International