РВФда ТР Рәисе Рөстәм Миңнехановка Татарстаннан «Студентлар стартабы» конкурсында җиңүчеләрнең проектларын тәкъдим иттеләр

2024 елның 25 апреле, пәнҗешәмбе

Бүген Kazanexpoда Россия венчур форумы уза, аның кысаларында инновацион проектлар күргәзмәсе, түгәрәк өстәлләр, семинарлар һәм башка күп нәрсәләр эшли. Күргәзмәдә катнашучыларның проектлары белән Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм Татарстан Республикасы вице-премьеры – икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов танышты. 

Күргәзмәдә республика Рәисенә Татарстаннан алты проект тәкъдим ителде, алар «Студентлар стартабы» программасы җиңүчеләре булдылар һәм «Минем бизнес» үзәгеннән һәм ТР Икътисад министрлыгыннан ярдәм алдылар. 

Күргәзмәдә катнашучылар төзелеш, медицина, авыл хуҗалыгы һәм сәнәгать өлкәсендә импотртны алмаштыруга юнәлдерелгән проектлар тәкъдим иттеләр.

Проектлар арасында: сәнәгать предприятиеләрендә кулланыла торган җылылык изоляциясе технологияләрен эшләү, дарулар турында мәгълүматны анализлау өчен программа тәэминаты. Проектларның берсе спорт өчен акыллы стеллалар эшләүгә багышланган. Шулай ук күргәзмәдә полиметилсилоксанны күп функцияле туфрак сорбенты сыйфатында эшләү проекты тәкъдим ителде.

Рөстәм Миңнеханов күргәзмәдә катнашучыларга үз проектларын үстерүдә уңышлар теләде.

Исегезгә төшерәбез, «Студентлар стартабы» программасының конкурс сайлап алуы Инновацияләргә ярдәм фонды тарафыннан ел дәвамында этаплап үткәрелә. Ике ел эчендә Татарстаннан 442 проект җиңүче булды, алар финанс ярдәме алды. Моннан тыш, «Кече һәм урта эшкуарлык» илкүләм проекты кысаларында программа җиңүчеләренә проектларны гамәлгә ашыру дәвамында консультация, мәгълүмати һәм башка ярдәм чаралары күрсәтелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International