ТР делегациясе РФ финанслар министры урынбасары белән партнерлык финанслары буенча эксперимент турында фикер алышты

2024 елның 22 апреле, дүшәмбе

РФ Финанс министрлыгында вице-премьер - ТР икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов һәм Дәүләт Думасы депутатлары Максим Топилин һәм Айрат Фәррахов РФ Хөкүмәте каршындагы партнерлык финанслары буенча эксперт советы җитәкчесе, РФ финанслар министры урынбасары Иван Чебесков белән очрашты.

Очрашу кысаларында системалы мәсьәләләр, партнерлык (ислам) финансларын үстерү чараларының федераль планы, бердәм портал (http://ifhub.ru), шулай ук булачак KazanForum 2024 тәкъдир ителде.

2023 елның 1 сентябреннән Россиянең дүрт төбәгендә - Татарстан, Башкортстан, Чечня һәм Дагыстанда - партнерлык (ислам) финансларын кертү буенча ике еллык эксперимент эшли башлады. Тиешле закон узган елның августында кабул ителде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International