Татарстанда экспортерлар өчен акселерация программасы старт ала

2024 елның 22 апреле, дүшәмбе

Экспортка ярдәм итү үзәге  Татарстан Республикасында «КУЭ өчен экспорт форсажы» акселерация программасында катнашу өчен бизнестан гаризалар кабул итә башлады.   

Программа «Кече һәм урта эшкуарлык» илкүләм проекты кысаларында гамәлгә ашырыла һәм кече һәм урта бизнес предприятиеләренә исәпләнгән, анда катнашуны төбәкнең Экспортка ярдәм итү үзәге субсидияли.

Катнашучылар алган белем компанияләргә экспорт проектын эшләүгә системалы караш төзергә ярдәм итәчәк. Моннан тыш, эшкуарлар чит ил базарын дөрес сайлый, оптималь логистиканы исәпли, куркынычларны һәм чыгымнарны киметә алачак.

Белем бирү программасы 6 модульдән торган курс булып тора, аларның һәрберсе билгеле бер темага багышланган: 

  1. Кереш модуль: «Экспорт һәм проект эшчәнлегенә кереш»; 
  2. 1 нче модуль: «Базар сайлау һәм сатып алучыларны эзләү»; 
  3. 2 нче модуль: «Экспорт маркетингы»; 
  4. 3 нче модуль: «Экспорт килешүенең финанс шартларын формалаштыру»; 
  5. 4 нче модуль: «Экспорт килешүен гамәлгә ашыру»; 
  6. 5 нче модуль: «Сөйләшүләр һәм контракт төзү». 

Укытуда катнашучылар чит ил базарларына чыгу планнарын әзерләячәкләр, алар продукцияне экспортлау өчен оптималь юнәлешне аның ихтыяҗы нигезендә билгеләргә ярдәм итәчәк, бу базарларда иң нәтиҗәле үсеш каналларын, потенциаль клиентларны ачыкларга булышачак. Шулай ук курс кысаларында потенциаль сатып алучылар белән беренчел сөйләшүләр үткәреләчәк, чыгым компонентларын үз эченә алган һәм финанслау, гарантияләр, иминият җәлеп итү ихтыяҗын исәпкә алган коммерция тәкъдиме әзерләнәчәк. 

Укулар турыдан-туры Татарстан Экспортка ярдәм итү үзәге базасында РЭҮ Экспорт мәктәбенең аккредитацияләнгән тренерлары белән берлектә узачак. Программада Татарстан Республикасы эшкуарлары өчен катнашу – бушлай. Программада катнашу өчен урыннар саны чикләнгән.

Акселерация программасында катнашучы булу өчен  МСП.РФ платформасында теркәлү үтәргә кирәк («Сервислар» -> «Төбәк ярдәм чаралары» -> «Ярдәм алу» төймәсенә басарга  -> төбәкне һәм бизнесны күрсәтергә «Һәммәсе өчен» -> «Күрсәтергә» -> «Комплекслы акселерация программаларында катнашу өчен экспортка юнәлгән КУЭ субъектларын яздыру», чыга торган исемлектән «КУЭ өчен экспорт стандарты»н сайларга кирәк). 

Эшкуарлар катнашу мәсьәләләре буенча әлеге телефон буенча мөрәҗәгать итә ала: +7 (987) 270-06-91. 

Исегезгә төшерәбез, Татарстанда эшкуарларга ярдәм республика Икътисад министрлыгы карамагындагы бизнесны үстерү институтлары тарафыннан Россия Федерациясе Президенты  Владимир Путин инициативасы белән оештырылган «Кече һәм урта эшкуарлык» илкүләм проекты кысаларында гамәлгә ашырыла.

Эшкуарлар өчен барлык белем бирү программалары турында «Минем бизнес» үзәгенең кайнар линия телефоны аша тулырак белергә мөмкин: 8 (843) 524-90-90

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International