Мидхәт Шаһиәхмәтов сәнәгать паркларының инженер һәм юл инфраструктурасын төзү мәсьәләсе буенча киңәшмә үткәрде

2024 елның 17 апреле, чәршәмбе

17 апрельдә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары –Татарстан Республикасы икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов рәислегендә 2024 елда сәнәгать паркларының инженер һәм юл инфраструктурасын төзү мәсьәләсе буенча киңәшмә узды.

Киңәшмәдә ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрлыгы, ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы, «Главтатдортранс» ДКУ, «УГЭЦ ТР» ДАУ вәкилләре, ТРның 8 муниципаль районы вәкилләре, шулай ук сәнәгать паркларының идарәче компанияләре вәкилләре катнашты.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, сәнәгать паркларын булдыру һәм үстерү муниципалитетларның эшлекле активлыгын арттыру, эш урыннары булдыру, шәһәрләрнең һәм районнарның керем базасын арттыруның нәтиҗәле коралы булып тора.

2023 ел нәтиҗәләре буенча республиканың 1600дән артык сәнәгать паркы резиденты 65,3 мең эш урыны булдырган. Резидентлар җитештергән продукция Татарстан Республикасының барлык сәнәгать җитештерү күләменең якынча 10,5 процентын тәшкил итә, бу республика икътисадына зур өлеш кертә.

Әмма сәнәгать паркларының үсешен тоткарлаучы факторларның берсе – кирәкле инженерлык һәм юл инфраструктурасының булмавы.

Шуңа бәйле рәвештә Икътисад министрлыгы тарафыннан сәнәгать парклары арасында сайлап алу үткәрелде, аның нәтиҗәләре буенча 8 аккредитацияләнгән сәнәгать паркы сайлап алынды (шулай ук Татарстан Республикасы Рәисе Р.Н.Миңнеханов белән килештерелде). Инфраструктура төзелешен быел үткәрү планлаштырыла.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International