Татарстан эшкуарларын ел экспортеры исеме өчен көрәшергә чакыралар

2024 елның 18 апреле, пәнҗешәмбе

Россия экспорт үзәге 2024 елда «Ел экспортеры» Бөтенроссия конкурсына гаризалар кабул итә башлавы турында игълан итте. 

Гаризаны 30 июньгә кадәр Россия экспорт үзәге сайтында электрон анкета тутырып бирергә мөмкин: https://www.exportcenter.ru/awards

«Ел экспортеры» конкурсында Россиянең эре компанияләре, кече һәм урта бизнес компанияләре, шулай ук шәхси эшкуарлар катнаша ала. Катнашу – бушлай.

2024 елда «Ел экспортеры» премиясе 20 номинациядә тапшырылачак: алты төп (КУЭ өчен аерым һәм эре бизнес өчен аерым, барлыгы 12) һәм биш өстәмә номинациядә (компаниянең зурлыгына бәйле рәвештә, барлыгы 8).

КУЭ өчен төп номинацияләр: «Сәнәгать өлкәсендә ел экспортеры», «Машина төзелеше өлкәсендә ел экспортеры», «Агросәнәгать комплексының база продукциясе өлкәсендә ел экспортеры», «Әзер азык-төлек өлкәсендә ел экспортеры (югары үзгәртеп корулар)», «Хезмәт күрсәтү өлкәсендә ел экспортеры», «Ел трейдеры».

Шулай ук КУЭ өстәмә номинацияләр сайлый ала: «Җаваплы экспортер (ESG)», «Иң яхшы хатын-кыз-экспортер», «Иң яхшы яшь эшкуар-экспортер», «Ел ачышы һәм электрон сәүдә өлкәсендә иң яхшы экспортер».

Эре бизнес өчен номинацияләр: «Сәнәгать өлкәсендә ел экспортеры», «Машина төзелеше өлкәсендә ел экспортеры», «Агросәнәгать комплексының база продукциясе өлкәсендә ел экспортеры», «Әзер азык-төлек өлкәсендә ел экспортеры» (югары үзгәртеп корулар), «Хезмәт күрсәтү өлкәсендә ел экспортеры» һәм «Ел трейдеры».

Эре бизнес өчен өстәмә номинацияләр: «Җаваплы экспортер (ESG)», «Иң яхшы хатын-кыз-экспортер» һәм «Яңа география».

Конкурс җиңүчеләрен ике этапта билгеләячәкләр. Беренче этапта җиңүчеләрне һәм призерларны — һәр федераль округ дәрәҗәсендә — августтан сентябрьгә кадәр игълан итәчәкләр. Аннары округ этабы нәтиҗәләре буенча беренче урынны алган компанияләр арасыннан федераль дәрәҗәдә конкурс җиңүчеләре һәм призерлары сайлап алыначак.

Федераль этап җиңүчеләрен һәм призерларын бүләкләү тантанасы 2024 елның октябрендә Мәскәүдә «Россиядә эшләнгән» халыкара экспорт форумында дәүләтнең беренче затлары катнашында узачак.

Бәйгедә Россия Федерациясе бюджеты каршында салымнар, җыемнар, иминият кертемнәре, пенялар һәм штрафлар, вакытында түләнмәгән бурычлары булмаган компанияләр катнаша ала.  Чит ил юридик затлары, шулай ук чит ил компанияләре оештырган һәм/яки катнашкан компанияләр премиягә дәгъва итә алмый.

Башлангыч этапта экспортчылардан бары тик бер документ – салым органында исәпкә кую турындагы таныклыкның электрон күчермәсе (ИНН күчермәсе) генә соратып алыначак.

«Ел экспортеры» премиясе Россия Федерациясе Хөкүмәте тарафыннан экспорт эшчәнлегендә аерым нәтиҗәләргә ирешкән оешмаларны һәм шәхси эшкуарларны бүләкләү өчен булдырылган. Конкурс нәтиҗәләре буенча тапшырыла торган премия экспортерларның илкүләм икътисадны ныгытуда һәм Россиянең конкурентлыкка сәләтле продукциясен чит ил базарларына чыгаруда казанышларын дәүләт танывы символы булып тора. Конкурс ВЭБ.РФ, Россия Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы, Россия Икътисадый үсеш министрлыгы, Россия Авыл хуҗалыгы министрлыгы ярдәме белән үткәрелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International