«Кече һәм урта эшкуарлык» илкүләм проектын гамәлгә ашыру кысаларында Россия Федерациясе Икътисадый үсеш министрлыгы, Акыл мөлкәте буенча федераль хезмәт белән берлектә, кече һәм урта бизнес өчен интеллектуаль милек буенча белем-агарту вебинарларын үткәрә.
19 апрельдә 10.30 сәгатьтә «Инновацион бизнес өчен интеллектуаль милек» вебинары узачак, төп темалар:
• «Патентлау озак һәм кыйммәт?» – патентлау турындагы имеш-мимешләрне юкка чыгарабыз;
• Инновацион эшләнмәләрне нәтиҗәле саклау, патентлау файдасы;
• КУЭ ярдәм чаралары: инструментлар, салым ташламалары. Кече технология компанияләре реестрына кертү нәрсә бирә;
• Интеллектуаль хокукларны саклау өчен Роспатентның ачык цифрлы сервислары: техник чишелешләр өлкәсендә Роспатентның цифрлы эзләү платформасы мөмкинлекләре;
• Программа тәэминатын патентлау үзенчәлекләре / IT чишелешләре.
23 апрельдә 10.30 сәгатьтә «Сезнең брендны эффектив яклау» вебинары булачак. Төп темалар:
• Товар билгесе логотиптан, брендтан яки фирма исеменнән нәрсә белән аерыла;
• Товар билгесен (брендын) ничек һәм кайчан теркәргә кирәк, еш ясала торган хаталардан ничек сакланырга;
• Нәрсәне теркәргә мөмкин, ә нәрсәне теркәргә ярамый;
• Үзмәшгульләр өчен товар билгеләрен теркәү;
• КУЭ корпорациясеннән ярдәм чаралары (КУЭ өчен хезмәт күрсәтү һәм сәүдә өлкәсендә һ.б.);
• Үз товар билгесен (логотип, бренд) оригинальлеккә ничек тикшерергә: товар билгеләре буенча эзләүдә яңа сервисның мөмкинлекләре.
Лекцияләр онлайн-форматта узачак. Лекциягә теркәлү МСП.РФ. цифрлы платформасында бара. Укыту чаралары Россия Президенты инициативасы белән оештырылган «Кече һәм урта эшкуарлык» илкүләм проектын гамәлгә ашыру кысаларында үткәрелә.