Татарстанның югары технологияле компанияләре проектларны гамәлгә ашыруга инвестицияләр җәлеп итә ала

2024 елның 12 апреле, җомга

Татарстан Республикасының 416 инновацион компаниясе «стартаплар витринасында» урнаштырылган, анда алар проектларны гамәлгә ашыруга инвестицияләр җәлеп итә ала. Витрина – кече технология компанияләре, инвесторлар һәм индустриаль партнерларның үзара бәйләнешен тәэмин итүче платформалы чишелеш. Технологик стартаплар – инвестицияләр, инвесторлар – перспективалы проектлар, ә индустриаль партнерлар инновацион продукция эзли ала.

Татарстан Республикасы икътисад министры урынбасары Динара Шакирова сүзләренчә, витринада урнаштырылган кече технология компанияләре шулай ук еллык 3 процент ставкасы буенча 1 млрд.сумга кадәр ташламалы кредитлар, өстенлекле шартларда инновацияләргә ярдәм итү фондының «Бизнес-Старт» программасы буенча 12 млн.сумга кадәр грантлар рәвешендә дәүләт ярдәме ала ала.

Сүз инновацион технологияләр кулланып эшчәнлек алып баручы һәм керемнәре елына 1 млн.сумнан 4 млрд.сумга кадәр булган коммерция оешмалары турында бара. Кече технология компанияләренә инвестицион яки әйләнешле максатларга еллык 3% ставкасы буенча 1 млрд.сумга кадәр ташламалы кредитлар рәвешендә дәүләт ярдәме алу мөмкинлеге бирелде, шулай ук дәүләт ярдәменең башка чаралары да бар, – дип билгеләп үтте министр урынбасары.  

Продукцияне булдырганда 14 өстенлекле югары технологияле юнәлеш исемлегеннән технологияләр кулланган предприятиеләр финанс ярдәменә дәгъва итә ала. Бу, шул исәптән, түбәндәгеләргә бәйле технологияләр:

микроэлектроника һәм электрон компонент базасын булдыру;

табигый газ нигезендә водород энергетикасы һәм сәнәгать һәм транспортны декарбонизацияләү;

яңа материаллар һәм матдәләр булдыру;

электр энергиясен тапшыру һәм бүленгән интеллектуаль энергия системалары;

Россия сәнәгате ихтыяҗлары өчен заманча җиһазлар, приборлар һәм җайланмалар булдыру;

генетик технологияләр, биотехнологияләр һәм фармацевтика үсеше.

Кече технология компанияләре «МСП.РФ» цифрлы платформасында ташламалы шартларда кредит алу өчен гаризалар, инновацияләргә ярдәм итү фонды сайтында грантларга гариза бирә ала.

Исегезгә төшерәбез, «стартаплар витринасы» 2023 елның ноябрендә «Взлет - от стартапа до IPO» федераль проектын гамәлгә ашыру кысаларында инновацион компанияләр өчен ярдәм чарасы буларак булдырылды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International