Татарстанның 1600дән артык эшкуары социаль контракт ярдәмендә үз бизнесларын башлап җибәрде

2024 елның 9 апреле, сишәмбе

Узган ел Татарстанда яшәүче 1600дән артык кеше социаль контракт төзү өчен «Эшкуар әлифбасында» уку узган. Аларның күбесе бүген үз бизнесларын уңышлы тормышка ашыра һәм масштаблаштыруга әзер.

Татарстанда башлангыч эшкуарларга ярдәм итү коралы гамәлгә ашырыла. Татарстан халкы шәхси эшкуарлык эшчәнлеген, үзмәшгуль сыйфатында эшчәнлекне гамәлгә ашыруга социаль контракт төзи ала. ШЭ, үзмәшгульлек оештыруга социаль контракт төзегәндә дәүләттән 350 мең сум күләмендә ярдәм алырга мөмкин, шәхси ярдәмче хуҗалык алып баруга – 200 мең сум.

Социаль контракт алу өчен бизнес-планны «Кече һәм урта эшкуарлык» илкүләм проекты кысаларында «Минем бизнес» үзәгендә «Эшкуар әлифбасы» бушлай онлайн-укытуда төзергә өйрәтәләр.

Хәзерге вакытта социаль контракт алучылар өчен бушлай укуның икенче агымы бара. «Минем бизнес» үзәге социаль контракт алучылар өчен «Эшкуар әлифбасы» буенча онлайн-укыту үткәрәчәк.

Теркәлү  МСП.РФ цифрлы платформасында уза.

Онлайн укыту эшкуарлык нигезләрен өйрәнүгә, шулай ук социаль контракт төзү өчен бизнес-план төзүгә юнәлдерелгән. 

Уку айга бер тапкыр уза.

Татарстан Республикасының «Минем бизнес» үзәгеннән ярдәм чаралары турында тулырак +7(843)524-90-90 телефоны аша белергә мөмкин.

Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы ярдәме белән кече һәм урта эшкуарлык субъектларына дәүләт ярдәме  РФ Президенты  Владимир Путин инициативасы белән «Кече һәм урта эшкуарлык» илкүләм проектын гамәлгә ашыру кысаларында гамәлгә ашырыла.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International