Татарстанда халыкара энергетика форумы ачылды

2024 елның 3 апреле, чәршәмбе

Казан Экспода 3-5 апрельдә энергетика һәм энергия ресурсларының нәтиҗәлелеге буенча Татарстан халыкара форумы уза. Анда Россиянең 17 төбәгеннән, федераль әһәмияттәге 3 шәһәрдән һәм чит илләрдән – җиһазлар җитештерүче һәм тәэмин итүче эре компанияләр, энергетика корпорацияләре һәм холдинглары, энергия системасы предприятиеләре, заманча инжиниринг компанияләре, депутатлар корпусы, федераль башкарма хакимият органнары, төбәк министрлыклары, Россия, Кытай, Казахстан, Белоруссия, Бразилиядән фәнни-мәгариф өлкәсе вәкилләре катнаша.

Форумны тантаналы рәвештә ачып җибәрделәр: ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов, РФ энергетика министры урынбасары Павел Сниккарс, РФ сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Михаил Иванов, Беларусь энергетика министры урынбасары Денис Мороз, Кыргызстан энергетика министры урынбасары Талайбәк Байгазиев, энергетика министрының беренче урынбасары, Үзбәкстанның атом энергетикасын үстерү агентлыгы директоры Азим Ахмедхаджаев, шулай ук БДБ Электроэнергетика советы башкарма комитеты рәисе Тарас Купчиков.

Татарстан Рәисе ассызыклаганча, республика өчен энергетиканы үстерү һәм энергия нәтиҗәлелеген арттыру – өстенлекле бурычларның берсе.

«Республикада заманча технологияләр һәм җиһазлар кертү хисабына производстволарны модернизацияләү буенча актив эш алып барыла, газ-мотор ягулыгын куллануны киңәйтү һәм электр заряды инфраструктурасын үстерү буенча проектлар гамәлгә ашырыла. Без тупланган тәҗрибә белән уртаклашырга әзер, бу өлкәдә диалог һәм уртак эш өчен ачык. Форум мәйданчыгы үзара файдалы хезмәттәшлекне дәвам итү, яңа эшлекле элемтәләр урнаштыру, ниятләнгән проектларны уңышлы тормышка ашыру өчен көчләрне берләштерү өчен нәтиҗәле корал булыр дип ышанам», – диде Рөстәм Миңнеханов.   

Татарстан Рәисе катнашында 2023 елда «Татарстан Республикасында энергия ресурсларының нәтиҗәлелеге» дәүләт программасын гамәлгә ашыру мәсьәләләре һәм 2024 елга бурычлар буенча Татарстан Республикасы Хөкүмәте утырышы узды.

Моннан тыш, бүген Рөстәм Миңнеханов катнашында берничә килешү имзаланды. Казан дәүләт энергетика университеты һәм «КАМА» АҖ Россиядә беренче заряд бирү станцияләрен һәм электрокарларны сынау лабораториясен эшләтеп җибәрү турында килештеләр. Моннан тыш, Казан дәүләт энергетика университеты  П.О.Сухой исемендәге Гомель дәүләт техник университеты (Беларусь Республикасы) белән активрак хезмәттәшлек итәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International