Татарстан Республикасы эшкуарлары хисап тапшыру өчен сервиска бушлай керә ала

2024 елның 23 марты, шимбә

Татарстан эшкуарлары бер календарь елга хисап тапшыру өчен сервиска бушлай керә ала. Бизнестан гаризалар кабул итү «Кече һәм урта эшкуарлык» илкүләм проекты кысаларында ачык.

Хезмәттән Татарстан территориясендә теркәлгән кече һәм урта эшкуарлык субъектлары файдалана ала. Ярдәм программасында катнашу өчен МСП.РФ цифрлы платформасында «Төбәк ярдәм чаралары» бүлегендә гариза бирергә, «Бер елга хисап тапшыру өчен сервиска бушлай керү мөмкинлеге бирү» хезмәтен сайларга кирәк.

Заявканы карау нәтиҗәсен эшкуар шәхси кабинетында МСП.РФ цифрлы платформасында күзәтә алачак.

ТР Икътисад министрлыгы мәгълүматлары буенча, 2024 ел башыннан сервиска хисап тапшыру өчен бушлай керү хезмәте 50дән артык эшкуарга күрсәтелгән.

Хезмәт күрсәтү түбәндәгеләрне үз эченә ала:

ФСХ, СФР, Росстатта роумингсыз теләсә кайсы төбәккә онлайн-хисап бирү;

Хисапларны әзерләү, тикшерү, йөкләү, төзәтмәләр кертү һәм җибәрү;

Хисапларны тикшерү, автомат исәпләмәләр һәм тутыру буенча белешмәләр;

1С аша ФСХ, РПФ, ФСС һәм Росстатка хисапларны тикшерү, төзәтү һәм җибәрү модуле;

Сату кенәгәсе һәм счет-фактур журналы буенча контрагентлар белән чагыштыру;

Контроль органнардан белешмәләр һәм өземтәләр;

ФСХ таләпләренә җаваплар әзерләү һәм җибәрү;

СМС һәм email аша хисап статусы һәм контроль органнардан хәбәрләр турында белдерүләр;

Законнар базасы белән белешмә-хокукый сервис;

Оешманың финанс анализы;

Сервиста һәм предмет өлкәсендә эшләү буенча тәүлек әйләнәсе ярдәм һәм консультацияләр.

Бу хезмәттән файдалану һәм башка ярдәм чаралары турында күбрәк мәгълүматны «Минем бизнес» үзәгенең кайнар линия номеры буенча алырга мөмкин: +7(843) 524-90-90.

Илкүләм проектлар илдә РФ Президенты  Владимир Путин инициативасы һәм йөкләмәсе буенча гамәлгә ашырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International