«Яшел Евразия» халыкара климат конкурсына гаризалар кабул ителә

2024 елның 21 марты, пәнҗешәмбе

«Яңа проектларны алга сөрү буенча стратегик инициативалар агентлыгы» автоном коммерцияле булмаган оешмасы,  Евразия икътисадый комиссиясе белән берлектә, 2023 елдан «Яшел Евразия»   халыкара климат конкурсын (алга таба – Конкурс) үткәрә.

Конкурсның максаты – климат митигациясе һәм адаптациясе буенча нәтиҗәле практикалар, шулай ук дәүләтләрнең тотрыклы үсешенә юнәлдерелгән башка климат практикаларын эзләү.

2023 елда конкурска 296 гариза килгән, конкурста коммерция оешмалары, дәүләт учреждениеләре, иҗтимагый һәм эшлекле берләшмәләр, шулай ук Евразия икътисадый берлегенә (алга таба − ЕАЭС) әгъза дәүләтләр: Әрмәнстан, Беларусь, Казахстан, Кыргызстан һәм Россия Федерациясе халкы катнашкан. Моннан тыш, Латвия һәм Үзбәкстан һәм Әзербайҗан республикалары вәкилләреннән гаризалар килгән.

Конкурска бирелгән практикалар саны климат һәм экологик иминлекнең төрле илләрдә яшәүчеләрне борчый һәм берләштерә баруын раслый.

2024 елда конкурс географиясе киңәйтелә: ЕАЭС әгъза-дәүләтләре буенча чикләүләр алына. Конкурста теләсә кайсы коммерция оешмалары, дәүләт учреждениеләре, хакимият органнары, җирле үзидарә органнары, коммерцияле булмаган оешмалар һәм берләшмәләр, шулай ук 4 номинация төркеме буенча физик затлар катнаша ала:

1. Климат митигациясе: аз углеродлы энергетика, яшел транспорт, аз углеродлы сәнәгать, яшел төзелеш, климатик актив матдәләр белән идарә итү, аз углеродлы ябык цикллы икътисад һәм җирдән тотрыклы  файдалану, урман һәм су хуҗалыгы.

2. Климат адаптациясе: климат үзгәрүен мониторинглау һәм фаразлау, климатка чыдам инфраструктура, климатка чыдам шәһәрләр, яңа климат шартларында авыл һәм урман хуҗалыгы һәм яңа климат шартларында су ресурслары.

3. Дәүләт сәясәте һәм финанслары: климат өлкәсендә дәүләт стратегияләре һәм практикалары һәм климат финанслары.

4. Климат өлкәсендә мәгариф һәм белем бирү.

Конкурста катнашу – бушлай. Һәр катнашучы конкурс номинацияләре буенча биштән артык проект тапшыра алмый. Катнашу өчен гаризаны 2024 елның 30 мартына кадәр конкурс сайтында тутырырга кирәк (https://greeneurasia.asi.ru).

Экспертлар төркеме һәм конкурс президиумы эше нәтиҗәләре буенча һәр номинациядә җиңүче (1 урын) һәм финалистлар (2 һәм 3 урын) билгеләнәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International