Татарстанның кече технология компанияләре инновацион проектларны гамәлгә ашыру өчен 12 млн сумга кадәр грант ала ала

2024 елның 20 марты, чәршәмбе

Инновацияләргә ярдәм фонды Россия Икътисадый үсеш министрлыгы белән берлектә «Бизнес-Старт» конкурсына гаризалар кабул итә башлады. Компанияләрне сайлап алу РФ Хөкүмәте Рәисенең беренче урынбасары Андрей Белоусов кураторлык итүче  «Взлёт – от стартапа до IPO» федераль проекты кысаларында үткәрелә.

Ярдәмнең максималь күләме 12 млн.сум тәшкил итәчәк. Компаниянең үз яки җәлеп ителгән акчалары хисабына финанслау күләме грант суммасының 30% да ким булмаска тиеш.

«Бизнес-старт» конкурсы инновацион продукцияне серияле чыгару өчен кирәкле җитештерүне булдыруны, киңәйтүне һәм (яки) модернизацияләүне, шулай ук аны коммерцияләштерүне күздә тоткан инновацион проектларны сайлап алуга юнәлдерелгән.

Конкурста Кече һәм урта эшкуарлык субъектларының бердәм реестрында «Микропредприятие» яки «Кече предприятие» категорияләренә караган, аның җитәкчесе Фонд белән ачык килешүләр төземәгән Россия компаниясе катнаша ала. Конкурс шартлары буенча эшләрне башкару вакыты – 12 ай.

Түбәндәге проектларга өстенлек биреләчәк:

  • импортны алмаштыручы технологияләрне (продуктларны, хезмәтләрне) коммерцияләштерүгә юнәлдерелгән;
  • коммерцияләштерүгә планлаштырылган технологик чишелешләрне (продуктларны) Россия аналогларына алмаштыруны күздә тотучы;
  • технологик чылбырларны (аларның элементларын) һәм җитештерү чараларын алыштыруны күздә тотучы.

Ярдәм күрсәтүнең төп параметрлары:

  • грант күләме – 12 млн.сумга кадәр;
  • бюджеттан тыш финанслау (үз һәм/яки җәлеп ителгән акчалар хисабына) грант суммасының 30% ким түгел;
  • ярдәм юнәлеше инновацион проектны гамәлгә ашыру белән бәйле чыгымнарны финанс белән тәэмин итү, Россия Икътисадый үсеш министрлыгының 27.10.2014 ел, №680 боерыгы белән расланган чыгымнар исемлеге буенча;
  • инновацион проектны үтәү вакыты – 12 ай.

Инновацияләргә ярдәм фонды сайтында  грант конкурсы турында тулы мәгълүмат алырга һәм катнашу өчен гариза бирергә мөмкин.

 «Бизнес-Старт» конкурсы буенча гаризалар 2024 елның 22 апреленә кадәр кабул ителәчәк.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International