Татарстанда партнерлык финанслары кысаларында "Даман" гарантияле продукты эшли башлады

2024 елның 21 марты, пәнҗешәмбе

Татарстанда партнерлык финанслары программасы кысаларында «Даман» ташламалы гарантия продуктын эшләтеп җибәрде. Продукт Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы ярдәме белән Россия ислам университеты белән берлектә республиканың Гарантия фонды тарафыннан эшләнгән.

Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы карамагындагы Татарстан Республикасы Гарантия фонды Россия ислам университеты белән берлектә «ДАМАН» гарантия продуктын эшләде, ул ислам хокукы таләпләренә туры килә һәм Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәтенең Голәмәләр шурасының поручительлек бирү буенча яңа финанс продуктының рөхсәт ителгән булуы турында 14.02.2024 ел, №72 рәсми карары нигезендә гамәлдә.

Продукты буенча поручительлекнең максималь суммасы 50 млн.сум тәшкил итә, поручительлек күләме – кредит суммасының 50% кадәр. 

«Даман» продукты ярдәмендә ислам шәригате буенча яшәүче Татарстан Республикасы эшкуарлары шәригать нормалары нигезендә финанс ярдәменнән файдалана алачак. 

Искәртеп узабыз, Россиянең партнерлык финанслары проектларын гамәлгә ашыру буенча экспериментта катнашучы 4 сынау төбәгенең төбәк гарантия оешмалары арасында Татарстан Республикасы Гарантия фонды партнерлык финанслары буенча эшчәнлекне гамәлгә ашыру өчен кирәкле шартлар тудыру максатында махсус җайга салуны билгеләү буенча экспериментта катнашучылар реестрына беренче булып кертелде.

Татарстан эшкуарлары Татарстан Республикасы Гарантия фонды сайтында гариза бирә, үз бизнесларын гарантия ярдәме алу шартларына туры килү-килмәвен тикшерә һәм ташламалы программалар турында тулырак белә ала, телефоннар: +7(843)293-16-94+7 (903) 061-40-18, шулай ук Казан шәһәре, Мәскәү урамы, 55 йорт адресы буенча Фондның үзенә дә мөрәҗәгать итәргә мөмкин.

Искәртеп узыйк, Татарстан Республикасында илебез эшкуарларына ярдәм Министрлыкка караган «Минем бизнес» үзәге һәм Россия Президенты  Владимир Путин инициативасы белән оештырылган «Кече һәм урта эшкуарлык һәм шәхси эшкуарлык инициативасына ярдәм» илкүләм проекты кысаларында  гамәлгә ашырыла.

Белешмә: 2023 елның 04 августында «Россия Федерациясенең аерым субъектларында партнерлык финанслары буенча эшчәнлекне гамәлгә ашыру өчен кирәкле шартлар тудыру максатларында махсус җайга салуны билгеләү буенча эксперимент үткәрү һәм Россия Федерациясенең аерым закон актларына үзгәрешләр кертү турында» 417-ФЗ номерлы федераль закон үз көченә керде, аңа ярашлы рәвештә Татарстан Республикасы Россия Федерациясенең финанслау буенча партнерлык проектларын гамәлгә ашыру буенча сынау төбәкләре исәбенә кертелде. Әлеге закон кысаларында өченче затлар өчен поручительлекләр бирү каралган (ФЗ 2 статьясының 1 пунктының 5 пункты нигезендә).

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International