Экспертлар Татарстан эшкуарларына һәм үзмәшгульләренә иң эре заказчыларның сатып алуларында катнашулары турында сөйләячәк

2024 елның 21 марты, пәнҗешәмбе

28 мартта Казанда юизнес һәм үзмәшгульләр өчен «Кече бизнес һәм үзмәшгуль гражданнарның 223-ФЗ номерлы федераль закон буенча эре заказчыларның сатып алуында катнашуы, тәэмин итүчеләрне «җитлектереп бетерү» программасы, шул исәптән «офсет» килешүләр төзү механизмын кулланып» темасына уникаль бушлай семинар узачак. Турыдан-туры семинар «Минем бизнес» үзәгендә узачак. 

Чарада Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы, «КУЭ» корпорациясе» АҖ, «ТР Эшкуарлыкка ярдәм фонды» КО вәкилләре, эре заказчылар («ИНТЕР РАО» ГАҖ, «Транснефть» ГАҖ, «Россельхозбанк» АҖ), федераль электрон сәүдә мәйданчыклары (ЭТП) вәкилләре чыгыш ясаячак.

Гамәли экспертлар сатып алу өлкәсендәге законнарның төп аспектлары турында сөйләячәкләр, эре дәүләт корпорацияләренең тендерларында катнашу нечкәлекләре турындагы сорауларга җавап бирәчәкләр һәм сатып алуларда катнашу вакытында барлыкка килергә мөмкин булган катлаулылыкларны тикшерәчәкләр. 

Программада түбәндәге темалар бар:

·   Казан шәһәренең кече һәм урта эшкуарлык субъектларын тышкы базарларга этәрү чаралары

·   Төбәк маркетинг үзәге кысаларында кече һәм урта бизнеска ярдәм 

·   Кече һәм урта бизнес предприятиеләренең һәм үзмәшгуль гражданнарның эре дәүләт корпорацияләренең сатып алуларында катнашу мәсьәләләре 

·   Тәэмин итүчеләр өчен файдалы хезмәтләр: ЭТП теркәлүдән алып укыту программаларына кадәр

Семинарда катнашу – дәүләт сатып алуларының үзенчәлекләре, анда катнашу кагыйдәләре һәм килешүләр төзү турында белү мөмкинлеге.  Чакырылган экспертлар агымдагы икътисадый шартларны исәпкә алып, бизнесны үстерү буенча файдалы һәм гамәли-кулланыла торган киңәшләр белән уртаклашачаклар, шулай ук эшкуарларның барлык сорауларына да җавап бирәчәкләр. 

Чараны оештыручы – Татарстан Республикасы Хөкүмәте ярдәме белән «Кече һәм урта эшкуарлыкны үстерү буенча федераль корпорация» АҖ.  

Чара Казан шәһәре, Петербург урамы, 28 нче йорт, 3 нче кат, «Алафузов» конференц-залы адресы буенча Эшкуар йортында узачак.

Датасы һәм вакыты: 28 март, 2024 ел,  11:00 сәгатьтән 14:00 сәгатькә кадәр (катнашучыларны 10:00 сәгатьтән 11:00 сәгатькә кадәр теркәячәкләр)

Катнашу бушлай. Семинар турында тулырак мәгълүмат белән танышырга, шулай ук чарага сылтама буенча теркәлергә мөмкин: https://xn----7sbomtdetgei.xn--p1ai/kazan2024

Әлеге эш «Кече һәм урта эшкуарлык» илкүләм проектын тормышка ашыру кысаларында алып барыла.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International