Икътисад министрлыгы Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты карарына экспертиза үткәрү турында хәбәр итә

2024 елның 13 марты, чәршәмбе

2024 елның 20 мартыннан башлап Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы тарафыннан «Социаль эшкуарлар реестрына кертелгән кече һәм урта эшкуарлык субъектларына һәм (яисә) 25 яшькә кадәрге (25 яшьлеген дә кертеп) физик затлар тарафыннан булдырылган кече һәм урта эшкуарлык субъектларына субсидияләр рәвешендә грантлар бирү тәртибен раслау турында» Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 12.10.2021 ел, № 971 карарына экспертиза үткәреләчәк.

Экспертиза үткәрү максаты – эшләү һәм кабул итү барышында белдерелгән  җайга салу максатларына ирешүне, хокукый җайга салуның тәкъдим ителгән ысулының нәтиҗәлелеген, хокук куллану тәҗрибәсен анализлау ярдәмендә хокукый җайга салуның тәкъдим ителгән ысулының хакыйкый уңай һәм тискәре нәтиҗәләрен бәяләү.

Бизнес-берләшмәләрнең вәкилләрен һәм мәнфәгатьле башка затларны әлеге норматив хокукый актларга экспертиза үткәрү кысаларында ачык консультацияләрдә катнашырга чакырабыз. Ачык консультацияләр үткәрү вакыты: 2024 елның 20 мартыннан 19 апреленә кадәр.

Анда эшкуарлык һәм бүтән эшчәнлек субъектлары өчен артык административ һәм бүтән чикләмәләрне һәм вазыйфаларны кертә торган яисә аларны кертүгә булыша торган нигезләмәләр, шулай ук эшкуарлык һәм бүтән эшчәнлек субъектларының һәм Россия Федерациясе бюджет системасындагы барлык дәрәҗә бюджетларның нигезсез чыгымнары барлыкка килүгә сәбәпче булырлык нигезләмәләр булган очракта, кисәтүләрне һәм тәкъдимнәрне Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгының җайга салу йогынтысын бәяләү һәм конкуренцияне үстерү секторына түбәндәге электрон адресларга җибәрү сорала: Natalya.Tolcheeva@tatar.ru, EV.Filippova@tatar.ru.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International