Кече технология компанияләре ташламалы кредит программасы буенча 1 млрд.сумга кадәр ала ала

2024 елның 12 марты, сишәмбе

Россия Икътисадый үсеш министрлыгының еллык 3 процент белән ташламалы кредит программасыннан югары технологияле һәм инновацион Россия компанияләре дә файдалана ала. Ул «Взлёт – от стартапа до IPO» федераль проекты кысаларында эшли.

Шулай ук әлеге программа кысаларында тиешле реестрга кертелгән кече технология компанияләре өчен заем акчалары суммасы 1 млрд сумга кадәр арттырылган.

Шул ук вакытта кече технология компаниясенә кредит алу өчен экспертиза узарга һәм инновациялелекне раслау өчен документлар бирергә кирәк булмаячак.

Кредит программасына үзгәрешләр Андрей Белоусов кушуы буенча КУЭ корпорациясе белән берлектә Икътисадый үсеш министрлыгы тарафыннан әзерләнгән. Кече технология компанияләре «МСП.РФ» цифрлы платформасында махсус сервис аша ташламалы шартларда кредит алу өчен гариза бирә ала. Гаризаны карау вакыты – ай ярымга кадәр.

Программа шартлары буенча катнашучылар инвестиция яки әйләнеш максатларына ташлама белән еллык 3% ставкасы буенча акча җәлеп итә ала. Продукцияне булдырганда 14 өстенлекле югары технологияле юнәлеш исемлегеннән технологияләр кулланган предприятиеләр финанс ярдәме ала ала. Аерым алганда, ясалма интеллект, квант коммуникацияләре, заманча һәм перспективалы мобиль элемтә челтәрләре, водород энергетикасы үсеше белән бәйле технологияләр.

«Взлёт – от стартапа до IPO»  федераль проекты кысаларында ташламалы кредит программасы 2022 елда «Кече һәм урта эшкуарлык» илкүләм проектының бер өлеше буларак эшли башлады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International