Татарстанның эш башлаучы эшкуарларына социаль контракт алу һәм үз эшләрен ачу турында сөйләячәкләр

2024 елның 20 феврале, сишәмбе

Үз бизнесыңны ачу өчен дәүләттән бер тапкыр бирелә торган 350 мең сумга кадәр түләү алырга мөмкин. Татарстан Республикасының «Минем бизнес» үзәге 26 февральдән социаль контракт алучылар өчен түләүсез укуның 2 агымын башлап җибәрә.

Вебинар спикерлары эшкуарлык нигезләренә, шул исәптән акча җәлеп итү өчен бизнес-план төзүгә өйрәтәчәк. Белем бирү программасы «Кече һәм урта эшкуарлык» илкүләм проекты ярдәмендә бушлай уза.

350 мең сумга кадәр социаль контракт Татарстан Республикасында билгеләнгән яшәү минимумыннан түбән керемле аз керемле гражданнарга бирелә. Социаль контракт халыкны социаль яклау бүлеге белән үзмәшгуль яки шәхси эшкуар буларак эш башларга ниятләгән гражданин арасында төзелә. Контракт 12 ай эчендә гамәлгә ашырылырга тиеш.

Белем бирү программасында катнашу өчен МСП.РФ цифрлы платформасында «Төбәк ярдәм чаралары» бүлегендә гариза бирергә, «Социаль контракт төзергә ниятләүче гражданнар өчен укыту программасына язылу» хезмәтен сайларга кирәк.

Уку айга 1 тапкыр түбәндәге график буенча уза:

26.02.2024 – 29.02.2024 

25.03.2024 – 28.03.2024

22.04.2024 – 25.04.2024

27.05.2024 – 30.05.2024

24.06.2024 – 27.06.2024        

22.07.2024 – 25.07.2024                

26.08.2024 – 29.08.2024                

23.09.2024 – 26.09.2024                        

28.10.2024 – 31.10.2024 

25.11.2024 – 28.11.2024                

16.12.2024 – 19.12.2024       

Теркәлү һәм укыту программасында катнашу мәсьәләләре буенча «Минем бизнес» үзәгенә кайнар линия телефоны аша мөрәҗәгать итәргә мөмкин: 8(843)524-90-90. 

Исегезгә төшерәбез, «Кече һәм урта эшкуарлык һәм шәхси эшкуарлык инициативасына ярдәм» илкүләм проектының максаты – аның үсешенең барлык этапларында: старт идеясеннән башлап, аны киңәйтү һәм экспортка чыгаруга кадәр бизнеска ярдәм итү. РФ Президенты Владимир Путин инициативасы белән эшләнгән илкүләм проектлар 2019 елда башланып китте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International