Икътисад министрлыгының киң вәкиллекле утырышында Татарстан Республикасы һәм Россия экспорт үзәге арасында хезмәттәшлек турында килешү имзаланды

2024 елның 16 феврале, җомга

Бүген Казанда Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгының киң вәкиллекле йомгаклау утырышы кысаларында Рәис Рөстәм Миңнеханов һәм Россия экспорт үзәге (РЭҮ) генераль директоры Вероника Никишина Хезмәттәшлек турында килешүгә кул куйдылар.

Килешүне гамәлгә ашыру РЭҮ тарафыннан гамәлгә ашырыла торган федераль программаларны үтәү барышында, шул исәптән «Минем экспорт» платформаласы аша гамәлгә ашырылачак. 

Килешүнең стратегик максаты – республикада экспортка ярдәм итү системаларын бергәләп үстерү һәм Татарстан компанияләре өчен тышкы икътисадый эшчәнлек өлкәсендә региональ һәм федераль хезмәтләрнең бердәм мәгълүмати киңлеген булдыру.

«Бүгенге вакыйга Татарстан Республикасы һәм Россия экспорт үзәге арасында озак вакытлы партнерлыкны ныгыта. Бу тышкы икътисадый эшчәнлекне үстерүдә һәм Татарстан Республикасы экспортерларының халыкара аренада позицияләрен ныгытуда мөһим адым», – диде  Вероника Никишина.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International