Узган ел йомгаклары буенча Татарстанда төп капиталга инвестицияләр күләме триллион сумнан артып киткән

2024 елның 16 феврале, җомга

Бу санны ведомствоның киң вәкиллекле йомгаклау утырышында Татарстан Республикасы вице-премьеры – икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов әйтте.

2023 ел йомгаклары буенча төп капиталга инвестицияләр күләменең үсеш темпы 111% дәрәҗәсендә тәэмин ителгән. Икътисадның барлык тармакларында диярлек уңай динамика билгеләнә. Төп үсеш предприятиеләрнең үз акчалары хисабына тәэмин ителә, аларның өлеше 70% артык тәшкил итә.

«Инвестицион активлыкны саклау икътисадның тотрыклы үсешен тәэмин итү өчен мөһим фактор булып тора», – дип ассызыклады спикер.

Министр шулай ук шәхси инвестицияләрнең үсеш темпларын саклап калу өчен түбәндәгеләрне кирәк булуын билгеләде:

- институциональ мохитне алга таба үстерү һәм инвестицион климатны яхшырту;

- инвесторлар өчен шартларның тотрыклылыгы, 

- проектлар өчен инфраструктураны алдан ук әзерләү, 

- технологик яктан катлаулы проектларга инвестицияләрне стимуллаштыру.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International