Татарстанның тулай төбәк продукты 2023 елда 4 трлн.сумнан артып киткән

2024 елның 16 феврале, җомга

Бу хакта Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов бүген Татарстан Республикасында социаль-икътисадый тотрыклылыкны тәэмин итү буенча оператив штабның, Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгының киң вәкиллекле йомгаклау һәм Дәүләт Думасының Икътисадый сәясәт комитетының күчмә утырышында хәбәр итте. 

Формалаштырылган ныклык запасы, предприятиеләрнең, кече һәм урта бизнесның өзлексез эшләве, барлык дәрәҗәдәге хакимият органнарының килешенгән гамәлләре, дәүләтнең ярдәм чараларын, илкүләм проектларны һәм республика программаларын гамәлгә ашыру нәтиҗәсендә 2023 ел йомгаклары буенча республиканың тулай төбәк продукты 2022 ел дәрәҗәсенә карата чагыштырма бәяләрдә 103,6% үсеш темпы белән 4 трлн.сумнан артып китте. 

Икътисад структурасында иң зур өлешне сәнәгать биләп тора. Сәнәгать җитештерүе динамикасына төп өлеш эшкәртү тармаклары белән тәэмин ителә, беренче чиратта машина төзелеше комплексында арту хисабына.

Төзелеш секторы үсешен дәвам иттерә, ул республика икътисады структурасында 8% тәшкил итә. Юл төзелешендә зур масштаблы проектларны гамәлгә ашыру һәм торакны икенче ел рәттән кертүнең югары дәрәҗәсе аркасында тармакта югары үсеш темплары күзәтелә.

2023 ел нәтиҗәләре буенча төп капиталга инвестицияләр күләме триллион сумнан артып, үсеш темпын 111% дәрәҗәсендә тәэмин итә.

2023 ел нәтиҗәләре буенча куллану активлыгының торгызылуы билгеләнә, беренче чиратта азык-төлек булмаган товарлар төркеме әйләнешен арттыру хисабына. Туристлар агымының актив үсеше дә ваклап сатылучы товар әйләнеше һәм иҗтимагый туклану динамикасына уңай өлеш кертә.

Республика икътисадында авыл хуҗалыгы өлеше 4 проценттан артык тәшкил итә. Татарстан үзен тулы күләмдә үз җитештерүенең төп азык-төлек төрләре белән тәэмин итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International