Агроҗитештерүчеләргә дәүләт ярдәме: 1 февральдә сертификацияләү чыгымнарының бер өлешен компенсацияләүгә гаризалар кабул ителә башлый

2024 елның 15 феврале, пәнҗешәмбе

1 февральдә тышкы базарларда агросәнәгать комплексы продукциясен сертификацияләүгә бәйле чыгымнар өлешен компенсацияләүгә юнәлдерелгән дәүләт ярдәме программасында катнашуга гаризалар кабул итү ачыла. Гариза бирү процессы «Минем экспорт» цифрлы платформасы аша башкарыла.

Ярдәм программасы җитештерүчеләрнең үз продукциясен тышкы базарлар өчен сертификацияләү чыгымнарын киметүгә юнәлдерелгән. Дәүләт ярдәме чарасы аны сертификацияләү һәм төяп җибәрү гариза бирелгән көнгә кадәр бер елдан да иртәрәк башкарылмаган продукцияне сертификацияләүгә киткән чыгымнарның 50-90 процентын капларга мөмкинлек бирә. Шул ук вакытта экспортланган продукциянең бәясе соралган ярдәм күләменнән кимендә биш тапкыр артыграк булырга тиеш.

«Программа – глобаль аграр базарда үз урынын киңәйтергә омтылган ватан җитештерүчеләренә ярдәм итүдә зур адым. Ул Россия агросәнәгать продукциясенең экспорт потенциалын ныгытуга ярдәм итә. Бу ярдәм чарасы «Минем экспорт» платформасында иң популярларның берсе булып тора. Мәсәлән, 2023 елда йөздән артык уникаль экспортлаучы хупланган, ә хупланган экспорт күләме 414 миллиард сумнан артып киткән», — ди Россия экспорт үзәге (ВЭБ.РФ) вице-президенты Алексей Солодов.

Дәүләт ярдәме түбәндәгеләргә булган чыгымнарны каплау өчен билгеләнгән:

- АСК продукциясенең халыкара стандартларга туры килүен бәяләү;

- ветеринария-санитария һәм фитосанитария процедуралары;

- сынау өчен үрнәкләрне ташу, саклау һәм утильләштерү;

- ирекле сертификация, шул исәптән «хәләл» һәм «кошер» сертификатларын алу.

Ярдәм АСК продукциясенең киң исемлегенә, шул исәптән терлек-үсемлек мае тармагына, бөртекле, балык һәм диңгез продуктларына, ит һәм сөт продукциясенә, шулай ук азык-төлек һәм эшкәртү сәнәгате продукциясенә кагыла. Исемлек Россия Авыл хуҗалыгы министрлыгы тарафыннан расланган.

Россия Федерациясендә теркәлгән юридик затлар, аларның оештыру-хокукый формасына бәйсез рәвештә, ярдәм алу хокукына ия. Катнашу өчен дәүләт ярдәме күрсәтү кагыйдәләренә туры килүен раслаучы документлар, шул исәптән хезмәтләр күрсәтүгә килешүләр, сертификатлар реквизитлары, тышкы сәүдә контрактларының скан-күчермәләре, башкарылган эшләр актлары һәм түләү йөкләмәләре тапшырылырга тиеш.

Гаризалар Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы тарафыннан 2024 елның 29 февраленә кадәр  сайлап алыначак. Бу ярдәм чарасы Россия агросәнәгать комплексының экспорт потенциалын үстерү һәм глобаль аграр базарда аның позицияләрен ныгыту өчен мөһим этәргеч булачак.

Өстәмә сораулар туганда экспертларга мөрәҗәгать итүегезне сорыйбыз:

Широких Мария: +7 (495) 937-47-47 (өст. 2237); m.shirokikh@exportcenter.ru;

Дюкарева Ольга: +7 (495) 937-47-47 (өст. 1286); dyukareva@exportcenter.ru.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International