Татарстанда үзгәрешләр шартларында бизнесны стратегик үстерү турында тренинг узачак

2024 елның 2 феврале, җомга

8 февральдә 11:00 сәгатьтә Казанның  «Минем бизнес»  үзәгендә «Кече һәм урта эшкуарлык» илкүләм проекты кысаларында стратегик планлаштыру һәм даими үзгәреп торган шартларда бизнесны үстерү турында тренинг узачак. 

Спикер булып күпьеллык тәҗрибәсе булган бизнес-практик, эшкуар, Балалар эшкуарлыгы академиясе җитәкчесе Эльвира Нәбиева чыгыш ясаячак.

Тренинг теориясез, үсеш векторын һәм конкрет максатларны билгеләүгә, аларны үтәү буенча бурычларны һәм чараларны билгеләүгә, шулай ук стратегияне гамәлгә ашыру буенча юл картасын эшләүгә кагылышлы бизнес мәсьәләләрен тикшерү белән практикада төзеләчәк.

Эшкуарлар һәм үзмәшгульләр өчен катнашу – бушлай, чарага МСП.РФ цифрлы платформасында «Бизнеска ярдәм чаралары» бүлегендә теркәлү кирәк, аннан соң «Минем бизнес» үзәге үткәргән укыту чараларына язылу» хезмәтен сайларга кирәк.

Исегезгә төшерәбез, республика бизнесына ярдәм итү һәм аны үстерү «Кече һәм урта эшкуарлык» илкүләм проектында каралган. Аны Президент  Владимир Путин башлап җибәрде, РФ Хөкүмәте Рәисенең беренче урынбасары  Андрей Белоусов гамәлгә ашырылуына кураторлык итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International