Татарстан Республикасы эшкуарлары өчен үз эшләрен үстерү өчен партнерлык программалары бар

2024 елның 30 гыйнвары, сишәмбе

Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы ярдәме белән Татарстан Республикасы Эшкуарлыкка ярдәм фондының «Минем бизнес» үзәге «Кече һәм урта эшкуарлык» илкүләм проекты кысаларында бизнес өчен бушлай партнерлык программаларына гаризалар кабул итә башлады.

Эшкуарлар һәм үзмәшгульләр түбәндәге программаларда катнаша ала.

1. «VK Реклама» сервисында беренче түләүне икеләтә арттыру өчен бушлай купон бирү программасы. Купон «VK Реклама» сервисында элек «VK Реклама» сервисында үз товарларын һәм хезмәтләрен алга сөрмәгән, яки алга сөргән көннән алып 180 көннән дә ким булмаган вакыт узган КУЭ субъектлары һәм үзмәшгульләр өчен җәмгыять/кибет рекламасына 500-10 000 сумлык беренче түләүне икеләтә арттырырга хокук бирә.

2. Интернетта «Яндекс. Бизнес» сервисы аша кибетне таныту өчен бушлай купон бирү программасы. Эшкуарлар «Яндекс. Бизнес»  сервисы аша үз хезмәтләренең беренче рекламасын эшләтеп җибәрүгә 7 000 сум алачак, ул интернетта реклама булдырырга ярдәм итәчәк. 7 000 сумга промокод «Яндекс. Бизнес» сервисының яңа клиентлары өчен реклама кампаниясенең минималь бюджеты 20 000 сум булып, 90 көннән артык вакытка урнаштыру өчен бирелә.

3. «Ярмарка мастеровLivemaster» платформасында кибетне теркәү программасы. Хезмәт кысаларында үзмәшгульләр 1 айга бушлай нигездә «Ярмарка мастеровLivemaster» платформасында кибет булдыру мөмкинлеген алалар, шулай ук 1 айга кибетнең «Бренд стори» сервисын тоташтыру мөмкинлегенә ия булалар.

Хезмәтләр алуга гаризаны МСП.РФ цифрлы платформасында бирергә мөмкин (https://мсп.рф/), «Бизнеска ярдәм итү чаралары» бүлеген сайларга кирәк.

Исегезгә төшерәбез, партнерлык программалары РФ Президенты башлап җибәргән һәм беренче вице-премьер Андрей Белоусов кураторлык итүче «Кече һәм урта эшкуарлык» илкүләм проекты кысаларында эшләп килүче «Минем бизнес» үзәкләре базасында гамәлгә ашырыла.

8(843)524-90-90 номеры буенча Татарстан Республикасы территориясендә бизнесны үстерү мөмкинлекләре турында тулырак белергә була.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International