ТР Министрлар Кабинетында Стратегик инициативалар агентлыгы (СИА) һәм ВЭБ.РФ дәүләт корпорациясенең стратегик бизнес-миссиясенең йомгаклау сессиясе узды

2024 елның 26 гыйнвары, җомга

Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Стратегик инициативалар агентлыгының (СИА) һәм ВЭБ.РФ дәүләт үсеш корпорациясенең стратегик бизнес-миссиясенең йомгаклау сессиясендә катнашты.

Сессия ТР Хөкүмәте Йортында республиканың барлык муниципаль районнары белән видеоконференцэлемтә режимында узды.

Сессиядә Стратегик инициативалар агентлыгы генераль директоры Светлана Чупшева, «Трансформация һәм икътисадны үстерү агентлыгы» ҖЧҖ генераль директоры Владислав Онищенко катнашты.

Сессиянең модераторы булып Владислав Онищенко чыгыш ясады.

Рөстәм Миңнеханов кереш сүзендә ВЭБ.РФ дәүләт корпорациясенең стратегик бизнес-миссиясендә катнашучыларны сәламләде. Ул кыскача гына 2023 елга төбәкнең социаль-икътисадый нәтиҗәләрен билгеләде, Татарстан инвестицияләр күләме буенча 1 трлн.сумнан артып, инвестиция активлыгын саклап калды, дип билгеләп үтте. 2023 ел нәтиҗәләре буенча тулаем төбәк продукты күләме беренче тапкыр 4 трлн.сумнан артып китте.

«Без ВЭБ.РФ белән актив хезмәттәшлек итәбез, – диде Рөстәм Миңнеханов. – ВЭБ.РФ финанслау ярдәмендә республика моношәһәрләрендә заманча сәнәгать мәйданчыклары булдырылды. Бу – Зеленодольск, Чаллы, Түбән Кама сәнәгать парклары. Европадагы иң зур паркның «Мастер» КИП паркы мәйданы шактый арттырылды. Һәм «Хайер»  компаниясенең зур проектына зур ярдәм күрсәтелә – «Хайер» сәнәгать паркы өчен инфраструктура булдырылды. ВЭБ.РФ ярдәме булмаса, бу мөмкин булмас иде. Бу проектлар ярдәмендә 18 меңнән артык эш урыны булдырылды. Компанияләр 56 млрд.сум инвестицияләделәр».

Рөстәм Миңнеханов шулай ук Татарстанда мәгариф өлкәсендә ВЭБ.РФ ярдәме белән дәүләт - хосусый партнерлык кысаларында 3 мәктәп төзелүен искәртте.

«Бездә технологик үсеш программасы да бар», – диде Татарстан Рәисе.

Стратегик инициативалар агентлыгы белән хезмәттәшлеккә килгәндә, республикада инвестицион климат торышының илкүләм рейтингы буенча зур эш алып барыла, диде Рөстәм Миңнеханов. Ул искәртеп узганча, Татарстан традицион рәвештә рейтинг нәтиҗәләре буенча төбәкләрнең беренче өчлегенә керә. «Без һәрвакыт беренче өчлектә, – диде ул. – Беренче урында да булдык. 2023 елда – икенче позициядә.

Рөстәм Миңнеханов СИА тагын бер рейтингын искә төшерде – бу тормыш сыйфаты рейтингы. «СИА янында бик яхшы корал дип саныйм – бу тормыш сыйфаты рейтингы, ул безнең гражданнарны борчыган проблемалы сорауларны билгеләргә мөмкинлек бирә».

«Бүгенге очрашу – хакимият һәм бизнес арасында ачык һәм предметлы диалогның тагын бер мисалы. Бүген без ВЭБ.РФ һәм СИА белән перспектив проектларны һәм хезмәттәшлек юнәлешләрен карап чыгачакбыз», –  диде Рөстәм Миңнеханов.

Стратегик инициативалар агентлыгы генераль директоры Светлана Чупшева, үз чиратында, Татарстанга һәрвакыт зур рәхәт белән килүен әйтте. Ул Рөстәм Миңнехановка СИА һәм ведомствоның бөтен командасына күрсәткән ярдәме өчен рәхмәт белдерде.

«Безнең регионнарга ВЭБ.РФ дәүләт корпорациясе белән уртак визитыбыз – 2024-2025 елларның яңа стратегик әйләнеше, без эшкуарлар, региональ командалар, җәмәгатьчелек вәкилләре, коммерцияле булмаган сектор белән очрашабыз. Без бергәләп илнең киләчәк үсеше турында төрле мәсьәләләр буенча фикер алышабыз. Бу демография, технологик үсеш, кадрлар потенциалы, ресурслар, азык-төлек белән бәйле мәсьәләләргә кагыла», – диде Светлана Чупшева.

Ул ассызыклаганча, нәкъ менә шушы дискуссияләрдә, очрашуларда яңа стратегик инициативалар һәм проектлар туа, без аларны Күзәтчелек советында илебез җитәкчелегенә, илебез президентына, Күзәтчелек советы рәисенә тәкъдим итәбез. Без инде берничә төбәктә шундый очрашулар үткәрдек. «Яңа заман өчен көчле идеяләр» форумы, «Үзебезнекеләрне бел!» Россия локаль брендлар конкурсы алдыннан, бу – илдә ел саен үткәрелә торган, безнең кешеләрнең көчен һәм иҗатын күрсәтүче, уникаль кызыклы чишелешләр һәм проектлар тәкъдим итүче проектлар».

Светлана Чупшева шулай ук Рөстәм Миңнехановның СИА оешканнан бирле Күзәтчелек советы составына керүен искәртте. «Барлык беренче проектлар – әле дә шулай – федераль дәрәҗәдә үскән барлык инициативалар, алар Рөстәм Миңнеханов һәм аның командасы һәм булган тәҗрибә катнашында эшләнә. Бу илкүләм эшкуарлык инициативасы да, инновацион рейтинглар да, тормыш сыйфатын билгеләү дә – болар барысы да безнең һәрберебезгә кагыла. Бу, шул исәптән, балаларны техник иҗатка җәлеп итү, «Кванториум» үзәкләрен ачу – бүген алар бөтен ил буенча ачык, һәм безнең балалар заманча программалар лабораторияләрендә шөгыльләнә ала.

СИА башлыгы ассызыклаганча, бүген ил Президенты Владимир Путин ярдәменнән башка, аның катнашлыгыннан башка мөмкин булмаган күп проектлар гамәлгә ашырыла. «Агентлыкның 12 еллык эшчәнлеге дәвамында бер генә проект та, бер генә идея дә җавапсыз калмады, – диде ул. – Тәкъдим ителгән идеяләр, инициативалар тормышка юл алды, зур федераль программаларга әверелде. Һәм бу программалар гражданнарыбызның тормышын яхшы якка үзгәртә».

«Бүген безнең очрашу кысаларында илебез тормышының иң төп юнәлешләре буенча яңа стратегик векторлары турында фикер алышачаклар дип өметләнәбез. Һәм Татарстан Республикасы командасы, республика бизнесының һәртөрле ярдәменә өметләнәбез – бу ярдәмне без һәрвакыт сиздек һәм сезнең белән бик күп яхшы һәм кызыклы әһәмиятле проектлар эшләдек – республика үсеше өчен дә, бөтен илебез үсеше өчен дә».

Светлана Чупшева шулай ук бүгенге очрашу нәтиҗәләре буенча киләсе адымнар һәм ВЭБ.РФ корпорациясе белән бергә гамәлгә ашырылачак өстенлекле проектлар турында сөйләшергә мөмкин булачагына ышаныч белдерде.

Стратегик сессия кысаларында шәһәр икътисады үсеше перспективалары һәм Татарстан Республикасы шәһәр командаларын укыту турында (Әлмәт муниципаль районы башлыгы Тимур Нагуманов), халык өчен уңайлы һәм төбәк үсеше өчен нәтиҗәле булган мохит трендлары һәм алымнары турында («Татарстан Республикасы шәһәрләрен үстерү институты» фондының архитектура проектлары департаменты җитәкчесе Наилә Зиннәтуллина), тарихи торак пунктларда мәдәни мирас объектларын саклауның актуаль мәсьәләләре (Алабуга муниципаль районы башлыгы Рөстәм Нуриев), шәһәр яктырту системалары мисалында шәһәр мохитенең цифрлы трансформациясе турында («Энергогенез» ҖЧҖ директоры, «Яңа заман өчен көчле идеяләр» форумында катнашучы Айдар Хуҗагарипов) докладлар яңгырады. Шулай ук «Брендлар үсеше турында» («Азбука сыра» ҖЧҖ компаниясе генераль директоры Алексей Фатыйхов), «Дөнья аренасында заманча татар мәдәнияте үсеше турында» («Түбәтәй» заманча татар ашлары рестораннары челтәренә нигез салучы Солтан Сафин) докладлар яңгырады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International