Икътисад министрлыгында республика предприятиеләре катнашында стратегик сессия узды

2024 елның 25 гыйнвары, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгында Татарстан Республикасы предприятиеләре катнашында тышкы һәм эчке куркынычлар һәм чакырулар гамәлдә булган шартларда тотрыклы икътисадый үсешне тәэмин итү буенча чаралар эшләү буенча стратегик сессия узды.

Стратегик сессиядә катнашучылар республика предприятиеләре очраткан куркынычларны һәм проблемалы мәсьәләләрне карадылар, предприятиеләр кайбер проблемалы мәсьәләләрне хәл итү буенча үз тәҗрибәләре белән уртаклаштылар, шулай ук республика һәм федераль дәрәҗәдә гамәлгә ашыру өчен кирәкле чишелеш буенча тәкъдимнәрне тикшерделәр.

Стратегик сессия йомгаклары буенча төзелгән тәкъдимнәр 16 февральдә Татарстан Республикасында социаль-икътисадый тотрыклылыкны тәэмин итү буенча Оператив штабның, Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгының киң вәкиллекле утырышында һәм Дәүләт Думасының Икътисадый сәясәт комитетының күчмә утырышында каралачак.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International