Мидхәт Шаһиәхмәтов: сәнәгать парклары инфраструктурасын нәтиҗәле куллану икътисадның реаль секторыннан кече бизнес үсешенә ярдәм итә

2024 елның 25 гыйнвары, пәнҗешәмбе

Бүген Татарстанда 1600дән артык предприятие үз эшчәнлеген сәнәгать парклары территорияләрендә алып бара. Бу хакта Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов 2023 елда «Кече һәм урта эшкуарлык» илкүләм проектын гамәлгә ашыру нәтиҗәләре турында брифингта хәбәр итте. 

«Бу предприятиеләрдә 62,5 меңгә якын кеше эшли. Татарстан Республикасында кабул ителгән дәүләт ярдәме чаралары сәнәгать паркларының тулылану күрсәткеченең 71,5% ка җитүен тәэмин итәргә мөмкинлек бирде», – дип сөйләде министр.

Ул билгеләп үткәнчә, 2024 елда  тизләнеш сәнәгать парклары территориясендә яңа инвестиция проектларын эшләтеп җибәрү нигезе булып тора.

«Бу максатлар өчен «Кече һәм урта эшкуарлык» илкүләм проектын гамәлгә ашыру кысаларында без сәнәгать парклары резидентларына ярдәм итү чараларын – җиһазлар лизингын 20 млн сумга кадәр, аны сатып алу өчен займны 15 млн сумга кадәр арттырдык», – дип хәбәр итте Мидхәт Шаһиәхмәтов

Шулай ук, спикер сүзләренчә, агымдагы елда муниципаль дәрәҗәдәге 8 сәнәгать паркының инженер һәм транспорт инфраструктурасын төзүне финанслау буенча карарлар кабул ителгән. Сәнәгать парклары инфраструктурасын үстерү киләчәктә тагын 900 кешене эшкә урнаштырырга мөмкинлек бирәчәк.

Икътисад министры билгеләп үткәнчә, быел сәнәгать паркларын аккредитацияләү процедурасы камилләштереләчәк, шулай ук резидентлар дәүләт ярдәменең барлык чараларын кулланырга мөмкинлек бирүче килешүләргә кул куячак.

Бизнес соравы буенча резидентлар һәм идарәче компанияләр өчен лизинг продукты эшләнәчәк, аның кысаларында 20 млн сумга кадәр лизинг бирелә, ул ангар тибындагы тиз төзелә торган каркассыз биналар сатып алу мөмкинлеген күздә тота. 

Исегезгә төшерәбез, бизнеска ярдәм итү һәм аны үстерү «Кече һәм урта эшкуарлык» илкүләм проектында каралган. Аны Президент  Владимир Путин башлап җибәрде, РФ Хөкүмәте Рәисенең беренче урынбасары  Андрей Белоусов гамәлгә ашырылуына кураторлык итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International