Татарстан эшкуарлары Россиянең яңа брендлары конкурсында катнашу өчен 1500дән артык гариза биргән

2024 елның 17 гыйнвары, чәршәмбе

Бу – Россия төбәкләре арасында абсолют рекорд. Конкурста катнашу өчен барлыгы 7 600 гариза килгән.

15 гыйнварга кадәр заявка кампаниясенең беренче этабы барды, аның нәтиҗәсендә Татарстан Республикасы районнары бизнесы һәм үзмәшгульләре 1503 гариза биргән. «Үзебезнекеләрне бел» Бөтенроссия яңа брендлар конкурсын оештыручылар гаризалар бирү вакытын озайттылар – гаризалар 31 гыйнварга кадәр крауд-платформада кабул ителә. 

Исегезгә төшерәбез, Росконгресс фонды белән берлектә, конкурсны икенче тапкыр үткәрәләр, узган елның 23 ноябреннән аңа төрле төбәкләрдәге эшкуарлардан 7,6 меңнән артык бренд килгән.

Конкурста кече һәм урта бизнес вәкилләре катнаша ала, аларның компанияләре тотрыклы үсеш темпларын һәм туган төбәктә җитештерүне локальләштерүнең югары дәрәҗәсен күрсәтә – ким дигәндә 30%. Шулай ук кандидатларның социаль проектлары булуы да исәпкә алына.

Икенче сезон беренчесе белән чагыштырганда зуррак күләмдә узарга вәгъдә итә: бу юлы номинацияләр саны киңәйтелгән, катнашучылар саны күбрәк булыр дип көтелә, җиңүчеләрне хуплауның яңа чаралары һәм бүләкләү формалары игълан ителгән. Катнашуга яңа катнашучылар гына түгел, ә «Үзебезнекеләрне бел»нең беренче сезонына гариза биргән, әмма җиңүчеләр санына кермәгәннәр дә чакырыла.  «Азык-төлек һәм туклану», «Куллану товарлары», «Креатив», «ИТ», «Югары технологияләр» дигән биш төп номинациядән тыш, Конкурс партнерлары тарафыннан гамәлгә куелган 15 тармак һәм 4 махсус номинация игълан ителгән. Алар арасында – «Матурлык һәм сәламәтлек», «Анимация», «Спорт», «Алкоголь продукциясе», «Инклюзия», «Иң кыю идея». Шулай ук Конкурсның партнерлык челтәре киңәйтелгән, проектның яңа катнашучылары арасында – Zasport, NovikovGroup, VK Cloud, Роспатент, Simple.

Брендлар конкурсы беренче тапкыр 2023 елда Россия Президенты йөкләмәсе буенча узды һәм җитештерүне югары дәрәҗәдә локальләштергән үсеп килүче Россия компанияләренең 5 меңгә якын катнашучысын җыйды. Җиңүчеләр үз продукциясен алга сөрүдә ярдәм алдылар һәм бер ел эчендә сату күләмен һәм үз керемнәрен шактый арттыра алдылар. 1 меңнән артык катнашучы үз брендларының медиада танылу дәрәҗәсен арттырды, маркетплейсларга һәм эре сәүдә челтәрләренә керү мөмкинлеген алды, ә брендларның иң яхшылары дәүләт башлыгына тәкъдим ителде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International