Стартапларны үстерү программасында медицина, авыл хуҗалыгы һәм IT өлкәсендәге проектлар җиңде

2023 елның 27 ноябре, дүшәмбе

Казанда IT-парк мәйданчыгында Татарстан Республикасыннан «Студентлар стартабы» конкурсында җиңүчеләр өчен билгеләнгән «Инноватор навигаторы» программасының финалы узды. Ул стартапның 6 айлык үсеш юлын берничә көн эчендә бушлай үтәргә мөмкинлек бирә. Проектның төп максаты – фәнни-технологик проектлар булдыру һәм үстерү белән кызыксынган иң яхшы студентларга ярдәм итү.

Программа «Кече һәм урта эшкуарлык» илкүләм проектын тормышка ашыру кысаларында Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгына караган Татарстан Республикасы Эшкуарлыкка ярдәм фондының «Минем бизнес»  үзәге, «Сколково»(ВЭБ.РФ төркеме) тарафыннан оештырылды.

112 кеше 4 көн дәвамында интенсив программада трендларны анализлауны һәм куркыныч факторларны исәпкә алуны өйрәнде, спикерлар һәм трекерлар контроле астында фәнни һәм фәнни-техник эшләнмәләрне коммерцияләштерү планын төзеде, проблемалы интервьюлар үткәрде һәм ментор сессиясе кысаларында үз проектын үстерү буенча экспертлардан консультацияләр алды.

Программа финалы өчен төрле юнәлештәге 11 иң яхшы проект сайлап алынды һәм экспертлар жюриена тәкъдим ителде. Презентация нәтиҗәләре буенча КДМУның офтальмология кафедрасы аспиранты Аль хджодж Джехад Халед «Чиста линзалар» проекты белән иң яхшысы дип танылды. Проектның идеясе каты (төнге) линзаларны  өйдә карап тоту һәм саклау өчен билгеләнгән аппарат булдырудан гыйбарәт.

Икенче урынны Наталья Галкина Start Trackers проекты белән алды. Идея авыл хуҗалыгы өчен биодеградацияләнә торган мульчалау пленкасын җитештерү өчен чимал эшләүдән гыйбарәт. Өченче урынны Даниил Кудрявцев SBA проекты белән алды, аның максаты – сканерлау нигезендә керү белән идарә итүне контрольдә тотуның интеллектуаль системасын эшләү.

Программада катнашучыларның барысы да «Сколково»дан (ВЭБ.РФ Төркеме) сертификатлар алды.

Татарстанда студентлар стартапларына дәүләт ярдәме Россия Президенты инициативасы белән оештырылган «Кече һәм урта эшкуарлык» илкүләм проекты кысаларында гамәлгә ашырыла.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International