Татарстанда контроль-күзәтчелек чараларының гомуми күләмендә профилактик визитлар өлеше 80% кадәр арткан

2023 елның 8 ноябре, чәршәмбе

Агымдагы елда Татарстанда 1600гә якын профилактик визит үткәрелгән, бу узган елның 10 аеннан 2,2 тапкырга күбрәк. Республика бизнесына карата үткәрелгән контроль чараларның гомуми күләмендә профилактик визитлар өлеше 80% ка җиткән.

Профилактик визит контроль (күзәтчелек) эшчәнлек системасында зыян китерү (зыян салу) куркынычын киметүнең төп коралына әверелә. 

Чынлыкта, бу – эшкуарның эшчәнлеген башкару урыны буенча онлайн яки оффлайн форматта профилактик әңгәмә. Бу алым эшкуарга аның эшчәнлегенә яки аңа караган контроль объектларына карата куелган мәҗбүри таләпләр турында хәбәр итәргә мөмкинлек бирә. 

Визитның төп максаты – эшкуар эшчәнлегенә куелган таләпләрне һәм мөмкин булган хокук бозулар турында мәгълүматны җиткерү. 

Профилактик визитлар үткәрүнең нәтиҗәлелеге бизнестан кире элемтә нәтиҗәләре белән раслана, аларны Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы гомумиләштерә. Шулай ук эшкуар уздырылган профилактик визит нәтиҗәләре буенча үз фикерен «Сыналган бизнес» интернет-порталында әлеге сылтама буенча сораштыру формасын тутырып та калдыра ала: https://provbiz.ru/iv?id=2.

Кире элемтә алу механизмы тикшерү үткәргәндә күзәтчелек органнары тарафыннан җибәрелгән ихтимал бозуларны ачыкларга һәм бизнесның визит сыйфатыннан канәгать калу-калмавын бәяләргә мөмкинлек бирәчәк.

«Бизнес объектларында профилактик чаралар үткәрү хәзерге вакытта Татарстан Республикасында контрольлек органнары эшенең өстенлекле юнәлешләренең берсе булып тора. Профилактика чараларын үткәрү форматы эшкуарлар белән диалог режимында артык административ басымсыз эшкуарларның үз мәнфәгатьләренә дә, аларның товарларын һәм хезмәтләрен кулланучыларның мәнфәгатьләренә дә җавап бирүче бизнесның куркынычсыз эшләвенә ирешергә мөмкинлек бирә», – дип хәбәр итте икътисад министрының беренче урынбасары Олег Пелевин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International