Татарстаннан көнкүреш химиясе җитештерүчеләргә Үзбәкстанга экспортны арттырырга тәкъдим итәләр

2023 елның 6 марты, дүшәмбе

Үзбәкстан Республикасында көнкүреш химиясе һәм косметика сата торган Россия кибетләре челтәре ачыла. Танылган кибетләр челтәре Россия җитештерүчеләреннән әлеге категория товарларны, шул исәптән «Хәләл» маркалы продукцияне сатып алуга соратулар исемлеген төзеде.

Бүгенгә  түбәндәге товар категорияләренә ихтыяҗ бар:

  • чәчне җыеп кую өчен чаралар;
  • чәч буявы;
  • чәч тәрбияләү өчен (шампуньнар, бальзамнар);
  • һава сафландыргычлар;
  • җыештыру өчен чаралар;
  • ирләр гигиенасы (кырынганчы һәм аннан соң куллана торган);
  • душ өчен гельләр.

Моннан тыш, Экспортка ярдәм итү төбәк үзәге вәкилләре челтәргә хәләл косметика кирәклеге турында сөйләделәр.

«Продукциянең сәүдә челтәрләре аша сатылачагын исәпкә алып, көнкүреш химиясе өлкәсендә эшләүче, Үзбәкстанда кибет челтәре аша экспортка чыгу өчен җитәрлек күләмдә товар белән тәэмин итәргә әзер эшкуарлардан җавап көтәбез», – дип билгеләп үтте Экспортка ярдәм итү үзәге белгечләре.

Кызыксынган очракта, эшкуарлар компаниянең презентация материалларын, коммерция тәкъдимен һәм бәяләр исемлеген  tatexport@yandex.ru электрон почтасына җибәрә алалар.

Исегезгә төшерәбез: республиканың экспорт юнәлешле эшкуарлары ТР Эшкуарлыкка ярдәм фондына «Кече һәм урта эшкуарлык һәм шәхси эшкуарлык инициативасына ярдәм итү» илкүләм проекты кысаларында тормышка ашырыла торган түбәндәге хезмәт күрсәтүләр һәм ярдәм чараларын сорап мөрәҗәгать итә алалар:

  • күргәзмәләрдә катнашуны финанслау;
  • чит ил базарларында чит ил сатып алучысын эзләү һәм сайлау;
  • халыкара сертификатлауны финанслау һәм башкалар.

«Кече һәм урта эшкуарлык» илкүләм проектының кече һәм урта эшкуарлык субъектларына тышкы икътисади эшчәнлекне башларга һәм алып барырга ничек ярдәм итүе турында «Минем бизнес» үзәгенең кайнар линиясе номеры буенча белергә була»: 8 (843) 524-90-90.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International