Татарстан 2023 елда эшкуарларга ярдәм итүгә 2 млрд сумга якын акча күчерәчәк

2023 елның 26 гыйнвары, пәнҗешәмбе

2023 елда Татарстан эшкуарларына ярдәмгә республика бюджетыннан 1,9 млрд сум биреләчәк. Бу хакта Татарстан Республикасы Икътисад министрының беренче урынбасары Айрат Шәмсиев «Кече һәм урта эшкуарлык» милли проектын гамәлгә ашыру йомгакларына багышланган матбугат конференциясендә хәбәр итте.

«Агымдагы елда, Республика Президенты белән килештереп, Татарстан бюджетыннан акча күләме 700 млн сумга артып, 1,9 млрд сум тәшкил итәчәк», – дип сөйләде Айрат Шәмсиев.

Әлеге акчалар хисабына авыл хуҗалыгы, җитештерү өлкәсе предприятиеләренә, экспорт юнәлешле компанияләргә, яшь һәм социаль эшкуарларга, шулай ук чит ил продуктларын алыштыру проектларын гамәлгә ашыручы предприятиеләргә һәм эшкуарлык эшчәнлегенең башка төрләренә һәм өлкәләренә юнәлдерелгән киң комплекс ярдәм күрсәтү дәвам ителәчәк. Татарстанда үзмәшгуль гражданнарга комплекслы ярдәм күрсәтеләчәк, аларның саны 230 меңнән артык.

Чаралар комплексына ташламалы микрофинас продуктлары, кредитлар һәм заемнар буенча поручительлекләр, шулай ук ярдәм күрсәтүнең финанс булмаган чаралары һәм хезмәтләре – укыту программалары, сертификацияләү һәм продукцияне шул исәптән маркетплейсларда, күргәзмәләр, ярминкәләрдә таныту һәм башкалар керәчәк.

Барлык ярдәм чаралары да бизнес белән очрашу нәтиҗәләре буенча формалаштырылды. Министрлык тарафыннан килеп туган хәлгә даими анализ ясалачак һәм Үзәк банкның төп ставкасы үзгәргән очракта, югарыда күрсәтелгән барлык программалар буенча шартларга, кирәк булганда, төзәтмәләр кертеләчәк.

Министрның беренче урынбасары билгеләп үткәнчә, 2022 елда бизнеска ярдәм итүгә тулаем 6,4 млрд сумнан артык акча юнәлдерелгән. Шул исәптән, 1,2 млрд – Татарстан бюджетыннан керсә, калган 5,2 млрд – Икътисад министрлыгы карамагындагы оешмалар акчасы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International