Татарстанда сәнәгать ипотекасы эшли башлады

2022 елның 29 ноябре, сишәмбе

Россия Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы индустрия паркларын йөкләргә һәм анда кирәкле инфраструктура төзергә ярдәм итәчәк ташламалы сәнәгать ипотекасын гамәлгә ашыру өчен банкларны игълан итте. Татарстанда ипотека алу өчен 13 банкка мөрәҗәгать итәргә мөмкин. 

Программа җиде елга кадәр ташламалы кредитлар бирүне күздә тота: технологик компанияләр өчен – еллык 3 %, башка заемчылар өчен 5 % белән. 500 млн сумга кадәр алынган акчаларны сәнәгать җитештерүе өчен күчемсез милек сатып алуга юнәлтергә була.

Шул ук вакытта алучылар категориясе билгеләнде – бу икътисади эшчәнлек төре төп ОКВЭД буенча гомумроссия икътисади эшчәнлек төрләре классификаторының «С» бүлегенә карый торган сәнәгать өлкәсендәге эшкуарлык субъектлары.

Татарстанда программа буенча ташламалы финанслаудан файдалану өчен 13 банкка мөрәҗәгать итәргә мөмкин:  «Банк ДОМ.РФ» АҖ, ВТБ Банк (ГАҖ), «Россельхозбанк» АҖ, РОСБАНК ГАҖ, «Промсвязьбанк» ГАҖ, «Совкомбанк» ГАҖ, «АК БАРС» АКБ, «Аверс» ҖЧҖ, «АЛЬФА-БАНК» АҖ, Банк «ФК Открытие» ГАҖ, «МСП Банк» АҖ, «Новикомбанк» АКБ, Сбербанк ГАҖ. Программаны тормышка ашыру турында тулырак мәгълүмат һәм банк менеджерларының контакт мәгълүматлары белән биредә танышырга мөмкин.

Программа буенча консультация алырга, үз бизнесыңның кредит алу мөмкинлеген Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы ведомствосындагы Татарстан Республикасы Гарантия фонды телефоны буенча тикшерергә мөмкин: +7(843) 293-16-94+7 (903) 061-40-18.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International