Бүген Татарстан Республикасында илкүләм проектларны мәгълүматлаштыруда һәм гамәлгә ашыруда ярдәм итү мәсьәләләре буенча комиссия утырышы кысаларында Татарстан Республикасы икътисад министры урынбасары Гүзәл Насыйбуллина 2022 елда Татарстан Республикасында илкүләм проектларны гамәлгә ашыруның башлангыч нәтиҗәләре һәм 2023 елга төп максатлар һәм бурычлар турында сөйләде.
Утырыш Татарстан Республикасыннан Дәүләт Думасы депутаты Татьяна Ларионова рәислегендә республика министрлыклары һәм ведомстволары вәкилләре катнашында узды. Видеоконференция режимында очрашуга республика муниципалитетлары да кушылды.
Гүзәл Насыйбуллина үз чыгышында билгеләп үткәнчә, 2022 елда Татарстан Республикасы 13 илкүләм проектны гамәлгә ашыруда катнаша, алар составына 49 төбәк проекты керә. Илкүләм проектлар кысаларында агымдагы елда барлык чараларны тормышка ашыру өчен 40,1 млрд сум күләмендә финанслау каралган.
Шулай ук Гүзәл Илдар кызы 2023 елга илкүләм проектлар кысаларында яңа объектлар төзү һәм инде башланган эшләрне дәвам итү планнары турында сөйләде:
- Тукай районының Шилнәбаш авылында 100 урынга исәпләнгән гомуми белем бирү мәктәбе һәм Казан шәһәрендә 220 урынга исәпләнгән балалар бакчасы төзелешен тәмамлау (2022 елда башланган);
- су җыю үзәге булган су белән тәэмин итү системасын төзүне дәвам итү (2022-2024 еллар объекты);
- Казан шәһәрендә биологик чистарту корылмасын реконструкцияләү (2021 – 2024 еллардагы объект);
- Казан шәһәрендәге биологик чистарту корылмаларының ләм басуларын рекультивацияләү (2021 – 2024 еллардагы объект);
- Түбән Кама сусаклагычы акваториясендә Озерный ятмаларының кирәкми торган торба үткәргечләрен сүтү (2022 - 2023 еллардагы объект);
- Казан шәһәрендә Самосырово полигонын рекультивацияләү (2022 - 2024 еллар корылмасы);
- Мамадыш районында Бөрсет елгасы үзәнен чистарту (2022 - 2023 еллардагы объект);
- Казан шәһәрендә Несмелов урамыннан М-7 трассасына кадәр федераль әһәмияткә ия автомобиль юлы төзелеше (2021 - 2023 еллардагы объект);
- территориядә Зур Казан боҗрасын үстерү кысаларында Техник урамы буенча юл төзелеше (2021 - 2024 еллардагы объект);
- Казан шәһәрендә Вознесение тракты төзелеше (2022 – 2024 еллар объекты);
- Чаллы шәһәрендә М. Җәлил һәм Яр Чаллы проспектларын тоташтыручы Мәләкәс елгасы аша күпер астындагы әйләнеч юл;
- Мәскәү проспекты дәвамы буларак, Һади Такташ урамына кадәр гомумшәһәр әһәмиятендәге магистраль урам. Чаллы елгасы аша күпер кичүе.
Татарстанда гамәлгә ашырыла торган илкүләм проектлар кеше тормышының барлык өлкәләрен – балаларга һәркем файдалана алырлык һәм сыйфатлы белем бирүдән һәм халыкка заманча квалификацияле медицина ярдәменнән алып, торак пунктларның яңа инфраструктурасын төзүгә һәм модернизацияләнгән эш урыннарын оештыруга кадәр колачлый. Илкүләм проектларның барлык чаралары да республиканың һәр гражданының тормыш сыйфатын яхшыртуга һәм үз потенциалын тормышка ашыру өчен яңа мөмкинлекләр алуга юнәлдерелгән.