Мораторий вакытында тикшерүләр үткәрүгә шикаять бирү җиңелләште

2022 елның 7 ноябре, дүшәмбе

Эшкуарларга Россиядә 2022 ел азагына кадәр гамәлдә булган мораторий вакытында тикшерүләр һәм башка контроль-күзәтчелек чараларын үткәрүгә карата бәхәсләшү җиңелләште.

Бизнеска административ басымны киметү мәсьәләсендә эшкуарлардан кире элемтә булу мөһим.  Әгәр республика эшкуарлары тикшерүләргә мораторийны бозу фактына юлыкса, бу хакта Дәүләт хезмәтләре порталында хәбәр итә алалар.

Хәзер махсус сервис аша мораторийны бозу турында шикаять биргәндә, Дәүләт хезмәтләре порталында көчәйтелгән квалификацияле имзаны түгел, ә гади электрон имзаны файдаланырга мөмкин. Элек гади электрон имзаны ШЭ һәм гражданнар гына куллана ала иде.

Шулай ук республика эшкуарлары КУЭ Корпорациясенең «360° сервисы» яки «Тикшерелгән бизнес» интернет-ресурсының кайнар линия номеры 8-800 222 37 22яисә сайтта махсус форма аша тикшерү нәтиҗәләре буенча бәяләмә калдыра яки шикаять җибәрә ала.

Үзара фикер алышу механизмы бизнес климатын яхшыртуга һәм бизнеска административ басымны киметүгә юнәлтелгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International