Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында өлешчә мобилизация шартларында Россия икътисады тотрыклылыгын тәэмин итү өчен бизнеска икътисади ярдәм чараларына багышланган брифинг булды. Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов мобилизацияләнгән эшкуарлар өчен федераль һәм республика чараларын аңлатты.
Министр федераль ярдәм чаралары арасыннан түбәндәгеләрне билгеләп үтте:
- шәхси эшкуарларны дә кертеп, мобилизацияләнгән гражданнар өчен кредит каникуллары бирү;
- бердәнбер башкарма идарә органы булган бер әгъзадан торган, җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять булган мобилизацияләнгән КУЭ субъектларына кредит каникуллары бирү.
- эшкуар мобилизацияләнгән очракта, штраф санкцияләрен кулланмыйча, дәүләт контрактларының мөһим шартларын үзгәртү/гамәлдән чыгару һәм аны намуссыз тәэминатчылар реестрына (РНП) кертмәү;
- эшкуарлык эшчәнлеген алга таба алып бару белән бәйле оештыру мәсьәләләрен хәл итү өчен 5 эш көнлек вакыт бирү;
- аерым эшчәнлек төрләренә лицензияләре булган һәм белгечләре өлешчә мобилизация кысаларында хәрби хезмәткә чакырылган компанияләр, алга таба кирәкле хезмәткәрләр штаты белән тәэмин итеп, иң аз санда хезмәткәрләр белән эшне дәвам итә алалар;
- салымнар түләү, декларацияләр һәм башка хисап тапшыру вакытын күчерү, шулай ук мобилизацияләнгән эшкуарларга карата салым тикшерүләрен туктату;
- өлешчә мобилизацияләү кысаларында чакырылган эшкуарларга дәүләт мөлкәтен арендалаган өчен түләүләрне кичектереп тору каралган;
- грант алучылар өчен проектларны тормышка ашыру сроклары озайтылды һәм штраф санкцияләре төшереп калдырылды, микрозаемнар алучылар өчен – заемчыны мобилизацияләү вакытына микрозаемнар буенча йөкләмәләрне үтәү туктатылачак.
Министр шулай ук республика дәрәҗәсендә кабул ителгән ярдәм чаралары турында сөйләде:
- шәхси эшкуар һәм үзмәшгуль гражданнар өчен бурычларны түләү буенча йөкләмәләрне үтәүне туктатып тору белән микрозаем шартнамәсен озайту;
- мобилизацияләнгән эшкуарларр өчен алынган акчаларны максатчан файдалану турында хисапны үз вакытында тапшырмаган өчен (пенялар, кредит шартнамәләре, заем, микрозаем шартнамәләре буенча штрафлар исәпләү) штрафлар исәпләүне туктатып тору;
- 3 елга кадәр комиссия түләүне кичектереп торып, еллык 0,5 % белән Татарстан Республикасы Гарантия фонды поручительлегенә кредитларны реструктуризацияләү.
Моннан тыш, Татарстан Республикасы Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы тарафыннан Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты карары проекты әзерләнде, ул өлешчә мобилизацияләү кысаларында хезмәткә чакырылган эшкуарларга республика мөлкәтен арендалау өчен түләүләрне кичектерүне күздә тота.
«Агымдагы вәзгыять килеп туган мәсьәләләрне оператив хәл итү һәм өлешчә мобилизация шартларында ярдәм чаралары турында мәгълүмат биткерү өчен барлык дәрәҗәләрдә хакимият органнарының җайга салынган һәм координацияләнгән эшен таләп итә», – дип ассызыклады Мидхәт Шаһиәхмәтов.