Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов Дәүләт Советы утырышында 2023 – 2025 елларга Татарстан Республикасының Социаль-икътисади үсеше фаразы турында чыгыш ясады.
Республика икътисад министры билгеләп үткәнчә, агымдагы елда республиканың фаразын формалаштыру югары билгесезлек шартларында башкарылды, ул күбесенчә геосәяси факторлар белән билгеләнә. Моңарчы күрелмәгән санкцияләр кертү ил икътисады үсешендә зур чикләүләр бирә.
Аларның йогынтысын киметү максатларында оператив рәвештә федераль дәрәҗәдә Россия икътисады үсешен тәэмин итү буенча беренчел чаралар планы кабул ителде һәм тормышка ашырыла. Республикада Татарстан Республикасының тотрыклы үсешен тәэмин итү буенча төп чаралар планы расланды. Республиканың Оператив штабы эше кысаларында предприятиеләрнең күчмә чаралар һәм эшче төркем эшчәнлеге кысаларында ачыклана торган проблемалы мәсьәләләре буенча тиешле чаралар күрелә.
Алдагы елларда салынган нигез, предприятиеләрнең һәм оешмаларның өзлексез эшләве, кредит-финанс оешмаларының тотрыклы эшләве, федераль һәм төбәк ярдәм чаралары, милли проектларны һәм республика программаларын гамәлгә ашыру ярдәмендә 2022 ел нәтиҗәләре буенча республиканың тулай төбәк продукты 3,7 трлн сум дәрәҗәсендә бәяләнә.
2023 елда тулай төбәк продукты 3,9 трлн сум күләмендә фаразлана. Икътисад структурасында иң зур чагыштырма авырлыкны сәнәгать алып тора. Предприятиеләр планнарын гамәлгә ашыруны исәпкә алып, сәнәгать производствосы индексы 2023 елда – 100,7 % , авыл хуҗалыгы продукциясе күләме 280 млрд сум дәрәҗәсендә планлаштырыла.
Торак төзелешендә фаразлар 2023 елда 2 млн 830 мең кв.м дәрәҗәсендә торак тапшыруны күздә тота; 2023 – 2025 елларда барлыгы 8 млн кв.метрдан артык торакны файдалануга тапшыру планлаштырыла.
2023 елга төп капиталга инвестицияләр күләме буенча куелган план – 782,7 млрд сум.
«Аерым чит ил компанияләренең безнең базардан китүе үзебезнең җитештерүчеләргә аларның урыннарын алырга һәм үз товар төркемнәрендә ныклап урнашырга мөмкинлек бирә», – диде министр.
2023 елда ваклап сату әйләнеше 1,3 трлн сум дәрәҗәсендә булыр, дип фаразлана. Шулай ук гомуми әйләнештә электрон сәүдә өлешен арттыру тенденциясе дәвам итә. Ел башыннан республикада маркетплейсларда тәэмин итүчеләр саны арта.
Республиканың социаль-икътисади үсеше фаразына ирешү өчен, кече һәм урта эшкуарлыкка мөһим роль бирелә, 2023 елда икътисадта бу өлкәдә эшләүчеләр саны 804 меңнән артык кешегә җитәр, дип планлаштырыла.
2023 елга реаль хезмәт хакы үсеше 102 % дәрәҗәсендә планлаштырыла.
Республиканың социаль-икътисади үсешенең куелган максатларына ирешүнең мөһим инструментларыннан берсе булып илкүләм проектлар чараларын гамәлгә ашыру тора. 2022 елда Татарстан Республикасында 13 илкүләм проект кысаларында 49 төбәк проекты гамәлгә ашырыла, аларга 36,5 млрд сум күләмендә лимит билгеләнде.