Депутатлар мунициалитетларда сәнәгать мәйданнарын үстерү хакында фикерләштеләр

2013 елның 21 мае, сишәмбе
Бүгенге утырышта ассызыкланганча, хәзер зур индустриаль мәйданнар белән генә яшәп булмый. ТР Дәүләт Советы Икътисад, инвестицияләр һәм эшмәкәрлек буенча комитетының “Кече һәм урта бизнес инфраструктурасын алга таба үстерү һәм Татарстанның инвестицияләр җәлеп итү сәләтен күтәрү турында”гы карары үтәлеше бүген комитет утырышында каралган төп мәсьәләләрнең берсе булды. Депутатлар алдында ТР икътисад министры урынбасары - Эшмәкәрлекне үстерү департаменты җитәкчесе Рөстәм Сибгатуллин хисап тотты.
Департамент җитәкчесенең чыгышында республикада кече һәм урта бизнес үсешенә этәргеч бирүче, төбәкнең инвестицияләр җәлеп итү сәләтен күтәрүгә ярдәм итүче сәнәгать мәйданнары, индустриаль парклар, технополис, махсус икътисади зона, бизнес-инкубаторлар, технопарклар эшчәнлегенә киң урын бирде. Аның ассызыклавынча, бу инфраструктура мәйданнарының республикада яңа эш урыннары булдыру ягыннан да әһәмияте зур. Рөстәм Сибгатуллин 2004 елда төзелгән “Мастер” Кама индустриаль паркын үрнәк буларак атап үтте. Республикадагы әлеге индустриаль мәйдан кече, урта һәм эре бизнесны бәйләүче буын ролен үти. Ул - “КАМАЗ” өчен автокомпонентлар җитештерү буенча махсуслашкан заманча производство. Дөрес, бүген анда актив рәвештә диверсификация процесслары да бара. ТР Хөкүмәте 2007 елда РФ Икътисади үсеш министрлыгы конкурсында катнашып, федераль казна катнашында “Мастер” индустриаль паркының өченче чираты төзелешен финанслау мөмкинлеге алды. Хәзер бу мәйданны алга таба үстерү өчен өстәмә федераль финанслар алу турында сүз бара, ди департамент җитәкчесе.
Рөстәм Сибгатуллин IT-паркның Казан һәм Чаллыдагы мәйданнары, нефтехия продуктларын һәм полимерлар эшкәртү буенча махсуслашкан “Химград” технополисы, “Алабуга” МИЗы, Казан, Чаллы, Алабуга һәм Чистайда эшләп килүче 5 бизнес-инкубатор эшчәнлеге хакында кыскача мәгълүмат бирде. Республикада ТР Кластерлы үсеш үзәге ачылуын, аның составына бүген 50 дән артык эшмәкәр керүе, 500 дән артык эш урыны булдырылуы хакында сөйләде. Күптән түгел Казанда ачылган “Агросәнәгать паркы”нда бүген балык, ит, яшелчә һ.б. продуктлар эшкәртү буенча мәйданнарны җиһазландыру баруы, быел федераль конкурста катнашып, республиканың технологик җиһазлар алу өчен субсидияләргә өметләнүен дә бәян итте.
Рөстәм Сибгатуллин ассызыклаганча, югарыда телгә алынган индустриаль мәйданнарның күбесе, нигездә, эре бизнес катнашын күздә тоткан производстволар. Бүгенге көндә республика муниципаль районнар җирлегендә дә кечерәк сәнәгать мәйданнарын төзү идеясен тормышка ашыру белән мәшгуль. Татарстан бу идеяне ил төбәкләреннән беренче булып 2011 елда күтәреп чыккан иде. Әмма муниципаль дәрәҗәдәге сәнәгать мәйданнары форматы әлегә федераль дәрәҗәдә законнар белән көйләнмәгән. Шуңа да әлегә Татарстан бу мәйданнар үсешен финанслауда федераль казнаның да катнашуына өметләнә алмый. Дөрес, зуррак мәйдандагы мондый муниципаль мәйданнарны федераль конкурсларда катнаштыру омтылышлары ясала. Быел, мәсәлән, “Теләче” сәнәгать паркын РФ Икътисади үсеш министрлыгы конкурсында катнаштырырга уйлыйлар.
Республикада бүгенгә муниципаль районнарда шундый 14 сәнәгый мәйдан төзелгән. Перспективада аларны барлык районда да эшләтү ниятләнә. Бүгенге утырышта катнашкан ТР Инвестицион үсеш агентылыгы җитәкчесе Линар Якупов белдергәнчә, бүген муниципаль дәрәҗәдәге мондый сәнәгать мәйданнарына ихтыяҗ бик зур. “Алар эшмәкәрләребезне республика территориясендә калдыру өчен дә хезмәт итәргә тиеш”, - дип ассызыклады ул. Аның фикеренчә, районнарда мондый мәйданнарны эшләтеп җибәрү, үстерүдә федераль яки республика казнасы акчаларына гына өметләнергә кирәкми. Кайбер төбәктә эшне башлап җибәрү өчен аерым мәсьәләләрне җайга салу да җитә. Ул мисал итеп Актаныш районындагы индустриаль мәйданны атады. Ул республикада беренче булып эшләтеп җибәрелгән иде. “Муниципалитет территорияне киртәләде, межалау мәсьәләсен хәл итте, юлын бераз уңайлады, эшмәкәрләргә җир бирде һәм салым ташламалары ясады. Калганын эшмәкәрләр үзләре шатлана-шатлана эшләде. Бу муниципалитетта мондый мәйданнарны үстерүнең бер формасы. Әгәр дә районда булган мәйданнар гына җитми икән, аларны киңәйтү, коммуникацияләр уздыру өчен Хөкүмәттән финанс чыгымнары таләп ителә, монысы инде икенче юлы”, - ди ул.
Линар Якупов ассызыклаганча, бүген зур индустриаль мәйданнар белән генә яшәп булмый, төрле формалар кирәк. “Моны РФ Икътисади үсеш министрлыгы да яхшы аңлый. 2012 ел башында муниципаль мәйданнар турында Россиянең барлык төбәкләренә сөйләдек. Ул муниципалитетларны үстерү өчен үзенә күрә бер модель була ала, аны башка төбәкләргә таратып булачак”, - ди агентлык җитәкчесе.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International