Министрлыкта “Чистай” индустриаль паркын” үстерү турында фикер алыштылар

2013 елның 12 июле, җомга
2013 елның 10 июлендә Татарстан Республикасы Икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов “Чистай” индустриаль паркын” үстерү буенча киңәшмә уздырды.
Киңәшмәдә Чистай муниципаль районы башлыгы Илдус Әхмәтҗанов, Татарстан Республикасы Президенты Аппараты, Дәүләт казна учреждениесе “Татарстан Республикасының инвестиция-төзелеш баш идарәсе”, "Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Дәүләт торак фонды" коммерциячел булмаган оешмасы, Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы, Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы, Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы вәкилләре катнашты.
Киңәшмә барышында Индустриаль парк проектларын гамәлгә ашыру турында фикер алыштылар, шулай ук “Чистай” индустриаль паркына” потенциаль резидентлар җәлеп итү һәм Парк территориясендә кече һәм урта эшкуарлыкны үстерү сораулары җентекләп өйрәнелде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International