Татарстан Республикасы һәм Кытай Халык Республикасының Хубей провинциясе арасындагы хезмәттәшлек мәсьәләләре буенча фикер алышынды.

2013 елның 10 июле, чәршәмбе
2013 елның 10 июлендә Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгында инвестицияләр, эшкуарлык һәм башка уртак юнәлешләр өлкәсендә үзара файдалы багланышларны регионнар дәрәҗәсендә билгеләү өчен Кытай Халык Республикасы вәкилләре инициативасы белән очрашу оештырылды. Очрашуда катнашучыларны сәламләп, министр урынбасары Артём Здунов республика алга киткән регионнарның берсе һәм инвестиция җәлеп итүче эшчәнлек хас булган ышанычлы партнер булып тора дип билгеләп үтте. Хубей провинциясе делегациясендә катнашучылар Татарстан Республикасында текстиль чималы, җиһазлар, кием-салым экспорты белән кызыксынуларын һәм фармацевтика тармагында, автомобиль һәм аларның запас өлешләрен импортлауда һәм экспортлауда кызыксынучанлык белдерделәр.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International