Татарстан бизнесы республиканың 18 банкында инвестиция максатлары өчен кредитлар алырга мөмкин

2022 елның 23 августы, сишәмбе

Татарстанда тәкъдим ителгән 18 банкта республиканың КУЭ субъектлары 3 - 4,5 % лы кредитлар ала алачак. Бу хакта Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов муниципаль берәмлекләр катнашында узган эш төркеме утырышында хәбәр итте.

Министр билгеләп үткәнчә, узган атнада Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2022 елның 16 августындагы 1420 номерлы карары кабул ителгән, аның нигезендә кече һәм урта бизнес өчен яңа кредит линиясе эшли башлый.

Яңа ярдәм инструменты гамәлдәге ике федераль программаны – «1764 программасы» һәм «Инвестиция ПСК» программаларын берләштерү нәтиҗәсендә барлыкка килде.

Кече һәм урта предприятиеләр 50 млн сумнан алып 1 млрд сумга кадәр инвестиция кредитларын 10 елга кадәр алырга мөмкин.

Ташламалы чорның беренче 3 елы дәвамында урта бизнес өчен кредит ставкасы – 3 %, кече һәм микробизнес өчен 4,5 % тәшкил итәчәк. Алдагы 2 елда кредит буенча ставка «Шартнамәне имзалау датасына төп ставка плюс күп дигәндә 2,75 %» формуласы буенча исәпләнәчәк.

Ташламалы кредитларны эшкәртү җитештерүе (24 сыйныф ОКВЭД 2), кунакханә бизнесы (1 сыйныф ОКВЭД 2), шулай ук транспортлау һәм саклау (1 сыйныф ОКВЭД 2) өлкәсендә эшләүче кече һәм урта предприятиеләр алырга мөмкин.

Эшмәкәрләр ташламалы ставка буенча алынган акчаларны җиһазлар сатып алуга, производство биналарына капиталь ремонт ясауга яки яңа производстволарны эшләтеп җибәрүгә юнәлдерә алачак. Эшкуарлар ташламалы кредитлар ала ала торган банклар исемлегенә 48 банк кергән, шуларның 18 е Татарстан Республикасында тәкъдим ителгән. Тулырак мәгълүматны сылтама буенча күчеп белергә була.

Эшче төркем утырышы көн тәртибе кысаларында кече һәм урта эшкуарлык субъектларына ярдәм итү буенча федераль һәм республика кризиска каршы чараларын гамәлгә ашыру, шулай ук муниципаль берәмлекләрнең РФ КУЭ ның Цифрлы платформасын тутыру буенча эше турында фикер алыштылар.

Министр муниципаль берәмлекләр вәкилләренә Россия Федерациясе КУЭ ның Цифрлы платформасында эшкуарлар өчен хезмәтләр буенча паспортлар кертүне тәэмин итү, шулай ук республика КУЭ субъектларын ярдәм чараларына җәлеп итү буенча эшне активлаштырырга кушты.

Көн тәртибе кысаларында балаларны мәктәпкә әзерләү өчен кирәкле товарлар базарларындагы бәяләрне контрольдә тоту турында монополиягә каршы федераль хезмәтнең Татарстан Республикасы буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Андрей Розенталь чыгыш ясады.

Моннан тыш, эшче төркем утырышында Татарстан Республикасының сәнәгать паркларын үстерү буенча эш турында фикер алыштылар.

Шулай ук Татарстан Республикасы Балык Бистәсе муниципаль районы Башкарма комитетының икътисадның тотрыклы үсешен тәэмин итү буенча чаралар турындагы доклады тыңланды.

ТР Икътисад министрлыгының барлык яңалыклары да социаль челтәрләрдәге рәсми сәхифәләребездә ачык.

ВКонтактеда: https://vk.com/mineconomrt

Телеграм: https://t.me/merttatarstan.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International