Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Дәүләт Думасы депутатлары белән киңәшмә

2013 елның 4 июле, пәнҗешәмбе
2013 елның 4 июлендә Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгында һәм Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге вәкаләтле вәкиллегендә Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Ф.Х. Мөхәммәтшин, Татарстан Республикасыннан Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Дәүләт Думасы депутатлары һәм башкарма хакимиятнең республика органнары вәкилләре катнашында видеоконференция режимында киңәшмә булды.
Фикер алышуның төп темасы агымдагы елның беренче яртыеллыгында эш төркемнәренең эшчәнлек йомгакларына һәм Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында 2013 елның 17 маенда узган киңәшмә беркетмәсендә бирелгән йөкләмәләрнең үтәлешенә багышланды.
Киңәшмәне Дәүләт Думасының торак сәясәте һәм торак-коммуналь хуҗалык комитеты әгъзасы Ришат Әбүбакиров һәм Татарстан Республикасы икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов үткәрде.
Аерым алганда, Татарстан Республикасы объектларын һәм чараларын гамәлдәге һәм эшләнеп килә торган федераль максатчан һәм дәүләт программаларына һәм федераль бюджеттан акчалар бүлеп бирүне күздә тота торган башка юнәлешләргә кертү, ВТО шартларында эшләү кагыла торган закон проектларын федераль дәрәҗәдә караганда республика предприятиеләренең мәнфәгатьләрен исәпкә алу мәсьәләләре каралды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International