2013 елда Татарстан Республикасы бюджетыннан Татарстан Республикасының кече һәм урта эшкуарлык субъектларына ярдәм итүче оешмаларга субсидияләр бирүгә гаризаларны сайлап алу буенча конкурс үткәрү турында белдерү
2013 елның 4 июле, пәнҗешәмбе
Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы 2013 елда Татарстан Республикасы бюджетыннан Татарстан Республикасы территориясендә бизнес-проектларны гамәлгә ашыручы Татарстан Республикасының кече һәм урта эшкуарлык субъектларына ярдәм итүче оешмаларга субсидияләр бирүгә гаризаларны сайлап алу буенча конкурс үткәрү турында игълан итә. Конкурста катнашуга гаризалар министрлыкта 2013 елның 5 июленнән 2013 елның 14 июленә кадәр эш көннәрендә 9.00 сәгатьтән 17.00 сәгатькә кадәр, Казан шәһәре, Мәскәү урамы, 55 йорт, 125 кабинет адресы буенча кабул ителә.