Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Икътисад министрлыгы
рус
тат
eng
Сорау бирү
Министрлык турында
Министрлык турында
Министрлык җитәкчелеге
Министрлык структурасы
Министрлык төп баскычлары
Ведомство буйсынуындагы оешмалар
Министрлык каршындагы киңәшмә органнары
Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгының Ветераннар советы
Контактлар
Эшчәнлек
Кризиска каршы чаралар
Инновацияләр
Эшчәнлек
Государственные программы
Илкүләм проектлар
Дәүләт контроле (күзәтчелеге)
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
Кадрлар сәясәте
Халык һәм бизнес вәкилләре арасында сораштыру
Коррупциягә каршы тору
Эшкуарлыкка ярдәм итү
Җитәкчеләр эшчәнлегенең нәтиҗәлелеге турында сораштыру
Матбугат үзәге
Министрның рәсми чыгышлары
Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы каршындагы журналистларны аккредитацияләү кагыйдәләре
Пресс-релизлар
Журналист эшләре конкурсы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Контактлар
Яңалыкларга язылу
Яңалыклар лентасы
Кире элемтә
Сайт эшчәнлеген тәэмин итү
Документлар
Министрлык эшчәнлеген регламентлаучы документлар
Министрлык документлары
Министрлык тарафыннан әзерләнгән Татарстан Республикасы норматив хокукый актлары проектлары
Җайлау йогынтысын бәяләү
Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгында кабул ителгән норматив хокукый актларны һәм башка карарларны дәгъвалау тәртибе
Шәхси мәгълүматларны яклау
Татарстан Республикасы Конституциясе
ТАССР оешуның 100 еллыгына багышланган материаллар
Кабул итү һәм мөрәҗәгатьләр
Гомумроссия гражданнарны кабул итү көне
Гражданнарны кабул итү
Интернет кабул итү бүлмәсе
Мөрәҗәгать статусын тикшерү
Түләүсез юридик ярдәм
Еш бирелә торган сораулар
Кирәкле мәгълүматлар
Татарстан Республикасы Министрлыклары
Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы
Бүген республикада шәхси эшмәкәрләр саны 98 мең тирәсе калган
2013 елның 2 июле, сишәмбе
Узган ел Татарстанда 111 мең шәхси эшмәкәр исәпләнсә, бүгенгә аларның саны 98 мең тирәсе калган. Эшмәкәрләр санының кимүенә китергән төп сәбәпләрнең берсе дип бүген Хөкүмәт йортында узган брифингта икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов ел башыннан илдә иминият кертемнәре ставкасының күтәрелүен атады. Әлеге проблема министрлыкның республика шәһәр-районнарына чыгып эшмәкәрләр белән оештырган очрашуларында да күтәрелгән.
Министр ассызыклаганча, проблеманың никадәр актуаль булуын аңлап, Татарстан иминият кертемнәре ставкасын төшерү турында закон чыгару инициативасы белән беренчеләрдән булып федераль органнарга мөрәҗәгать иткән. Әлеге инициатива федераль дәрәҗәдә хуплау тапкан. Бүген моңа кагылышлы закон проекты РФ Дәүләт Думасында карала.
Муниципалитетларда Икътисад министрлыгы оештырган очрашуларда эшмәкәрләрдә борчу тудыручы башка проблемалар да аталган. Алар – финанс ресурсларының җитмәве, тарифларның күтәрелүе, квалификацияле кадрлар кытлыгы, эшмәкәрләр җитештергән продукцияне сатудагы кыенлыклар, аренда түләүләренең күтәрелүе, дәүләт ярдәме чаралары хакында эшмәкәрләрнең аз мәгълүматлы булуы һ.б. “Әлеге проблемалы мәсьәләләрнең чишелеше ТР Икътисад министрлыгы тарафыннан быел кече һәм урта эшмәкәрлеккә ярдәм программасын формалаштырганда нигезгә алынды”, - дип ассызыклады Мидхәт Шаһиәхмәтов. Ул шулай ук узган еллар тәҗрибәсе анализланып, республиканың стратегик үсеш юнәлешләре белән бәйле өстенлекле бурычлар билгеләнүен искәртте.
Аның сүзләренә караганда, өстенлекле бурычларда эшмәкәрләргә дәүләт ярдәменә мөһим урын бирелә. Министр ышандыруынча, быел да узган еллардагы кебек эшмәкәрләргә финанс чаралары җитмәү проблемасын чишүдә “Лизинг-грант”, шулай ук инновацияләрне кулланылышка кертүгә ярдәм программалары булышлык итәргә тиеш.
Тарифлар үсешенә бәйле рәвештә, эшмәкәрләрнең электр һәм җылылык челтәрләренә ялгану чыгымнарын өлешчә компенсацияләү дә быел өстенлекле бурыч булып кала. Тышкы сату базарына чыгучы эшмәкәрләргә, предприятиеләргә мәгълүмати, консультатив ярдәм бирү дә өстәлә.
Мидхәт Шаһиәхмәтов сүзләренә караганда, белем бирү программаларын гамәлгә ашыру чыгымнарын субсидияләү чарасы исә кече һәм урта бизнес өчен квалификацияле кадрлар әзерләүгә ярдәм буларак карала.
Министр быел эшмәкәрләрдән ярдәм чаралары буенча конкурсларга заявкалар алуның бердәм регламенты эшләнүен, аның заявкалар бирү тәртибен гадиләштерүен ассызыклады. Гамәлдәге ярдәм программаларын эшмәкәрләр белеп бетерми. Шуны күздә тотып, 2013 ел башында республикада Эшмәкәрлеккә ярдәм үзәге төзелгән иде. Бүген аның 8 муниципаль берәмлектә вәкиллекләре эшли. Әлеге үзәк эшмәкәрлек субъектларына маркетинг, юридик, консультатив, мәгълүмати ярдәм күрсәтәчәк, персонал туплап, аны укытуда, инновацияле товарларны сертификатлаштыру хезмәтләре күрсәтәчәк, кече һәм урта эшмәкәрлек үсешенә кагылышлы форум-семинарлар оештырачак. Ул эшмәкәрләрдән конкурска заявкалар кабул итү белән дә шөгыльләнә. Министр эшмәкәрләрне ярдәм программаларында актив катнашырга чакыра.
ТР икътисад министры ассызыклавынча, республикада кече һәм урта эшмәкәрлек үсешенә бүген муниципалитетларда төзелүче сәнәгать мәйданнары да этәргеч бирергә тиеш. Алар Татарстанда кече һәм урта бизнесны үзенә тартучы үсеш нокталары буларак уйланылган, мондый сәнәгать үзәкләрен барлык муниципаль районнарда булдыру бурычы куелган.
Татар-информ
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
22
май, 2026 ел
Татарстанда Сибур предприятиеләре җитештерү күрсәткечләрен 11 гә арттырды%
2026 елның 1 кварталы нәтиҗәләре буенча Татарстанда Сибур предприятиеләре - “Нижнекамскнефтехим” һәм “Казаньоргсинтез” җитештерү күрсәткечләрен 11% ка арттырдылар. Алар барлыгы 1,11 млн тонна товар продукциясе җитештергән, 2025 елның 1 кварталында - 1,0 млн тонна.
Татарстан халкы “Халык сайлавы” номинациясендә җиңүчене сайлаячак
ТР МСБ предприятиеләре ассоциациясе “Татар-информ” белән берлектә 2025 ел нәтиҗәләре буенча ТР муниципаль берәмлекләрендә эшмәкәрләрнең иң яхшы иҗтимагый/координацион советы өчен тавыш бирүне башлап җибәрә.
Татарстанда Татарстан Республикасының тотрыклы икътисади үсешен тәэмин итү буенча эшче төркем утырышы узды
Кичә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов рәислегендә Татарстан Республикасы икътисадының тотрыклы үсешен тәэмин итү буенча оператив штабның эш төркеме утырышы узды.
21
май, 2026 ел
“Яңа заман өчен көчле идеяләр” форумы өчен инициативалар җыю башланды
2026 елның июлендә Түбән Новгородта узачак “Яңа заман өчен көчле идеяләр” форумына әзерлек башланды. Катнашучыларның иң яхшы инициативаларын Рәсәй Президентына тәкъдим итәчәкләр.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз